Зәй офыклары

10 апрель 2014 яңалыклары

  • 10 апрель 2014 - 12:39
    Рәсми мәгълүмат
    10 апрельдә административ комиссия һәм балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең Төги мәктәбендә күчмә утырышлары узды. 11 апрельдә авыл җирлекләре башлыклары Түбән Кама шәһәрендә узган зона семинарында катнашты.
    0
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 12:06
    Юбилейны – сәхнәдә
    Зәебезнең танылган иҗат коллективларының берсе - "Елмаю" ("Улыбка") балалар бию коллективы бу көннәрдә 35 еллык юбилеен билгеләп үтә. Башкаладан югары уку йортын тәмамлап килгән яшь белгеч Лидия Нестягина оештырган бу ансамбль аша өч дистә ел дәвамында йөзләгән бала узды. "Елмаю" республика, Россия күләмендәге конкурс, фестивальләрдә катнашып, җиңүләр яулады, күп мәртәбәләр...
    348
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 11:10
    Хезмәткә – хөрмәт
    Республика хәрби комиссариаты армия яшенә җиткән егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар оештыра. Узган ел нәтиҗәләре буенча анда Зәйнең Виктор Никифоров җитәкчелегендә политехник колледж егетләре республикада беренче урын яуладылар. Кичә армиягә чакырылачак егетләр белән патриотик эшчәнлек, хәрби әзерлек алып баруга керткән өлеше өчен Виктор Никифоровка республика хәрби комиссариатының Рәхмәт...
    294
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 09:04
    Медаль тапшырылды
    Шәһәрдәшебез Людмила Кухаревага Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 25 ел тулу медале тапшырылды. Аның ире Владимир Кухарев Әфганстанда хәрби хезмәт үткәндә, батырлык күрсәтеп, авыр яралана һәм һәлак була. Батырлыгы өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнә. Медаль батыр солдатның тормыш иптәшенә бирелде. Үз чиратында Людмила вакытсыз гомерләре өзелгән ил сакчыларын онытмауларына...
    336
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:45
    Афәрин, Сергей!
    Республика хәрби комиссариаты китапханәләр челтәре белән берлектә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары арасында "Әфганстан - батырлык җире" дип аталган иншалар бәйгесе оештырган иде. Аның муниципаль этабында иң яхшы инша язучы 20 укучы үзәк китапханә тарафыннан бүләкләнде. Ә араларыннан 5нче мәктәп укучысы Сергей Галяминский республика...
    0
    0
    0
Реклама
Реклама