Зәй офыклары

18 апрель 2014 яңалыклары

  • 18 апрель 2014 - 09:01
    Имамнар белемнәрен күтәрә
    Район-шәһәр имамнарының белемен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Алар өчен бу көннәрдә социаль-тернәкләндерү бүлегендә ике атналык белем күтәрү курслары оештырылды. Имамнар биредә белем күтәреп кенә калмады, сәламәтлек ныгытып, ял да итәләр.
    783
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 07:45
    Китапханәдә библиография дәресләре
    Үзәк балалар китапханәсендә шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен библиография дәресләре оештырыла. Аларда укучыларга китап, энциклопедия-белешмәләр, каталог, картотекалар куллану буенча практик дәресләр үтә.
    995
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 06:24
    Шикәр заводы Россиянең иң яхшы шикәр заводларыннан
    "Шикәр заводы" акционерлык җәмгыяте "2013 елда Россиянең иң яхшы заводы" (II дәрәҗә диплом) һәм " 2013 елда Томожня берлегенең иң яхшы шикәр заводы" (III дәрәҗә диплом) конкурсларында җиңүче булды. Мәртәбәле бүләкләр завод коллективына Белоруссия республикасында "Шикәр җитештерүче Таможня берлеге" технология семинарында тапшырылды.
    744
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 06:09
    Изге гамәл башкаралар
    Россиядә 20 апрельдә Донорлар көне билгеләп үтелә. Башкалар исәнлеге, сәламәтлеген кайгыртып үз каннарын бирүче шәфкатьле җаннар безнең районда да шактый. Бүген бездә «Россиянең мактаулы доноры» исемен йөртүче 125 кеше бар. Россиядә мактаулы донор исеменә үз гомерендә 40 һәм аннан да күбрәк мәртәбә кан тапшырып, башкаларга ярдәм итүчеләр лаек була. Россия...
    772
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 05:10
    Беткә үч итеп, тунны мичкә якмыйлар
    Беткә үч итеп, туныңны мичкә якма, дигән халык әйтемен газета-журналларны яратып укучы, ләкин бәяләр артуны сәбәп итеп, аларны яздырып алуда икеләнеп калучыларга ирештерәсе килә. Бу - үзеңне рухи азыктан мәхрүм итү дигән сүз. Басма матбугатны электрон мәгълүмат чаралары белән чагыштырып булмый. Чөнки интернеттагы хәбәр шул минут өчен генә яңалык булып...
    670
    0
    0
  • 18 апрель 2014 - 04:21
    Соравың булса...
    23 апрельдә сәгать 10нан С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә гражданнарны шәхси мәсьәләләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итә.
    623
    0
    0
Реклама
Реклама