Зәй офыклары

22 апрель 2014 яңалыклары

  • 22 апрель 2014 - 12:51
    Туган тел көне җитә
    Шәһәр-районда Туган тел көненә багышланган чаралар башланды. Балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учреждение-ләрендә туган тел турында әңгәмәләр, шигырь укучылар конкурслары, төрле күргәзмәләр, әдәби сәгатьләр һәм башка төрле чаралар уза. Шәһәркүләм чараларның иң саллылары җомга һәм 26 апрель - Габдулла Тукай туган көндә оештырылачак.
    4
    0
    0
  • 22 апрель 2014 - 11:58
    Законга үзгәрешләр керде
    Билгеле булганча, агымдагы ел башыннан гражданнарны яшәү урыннары буенча теркәү, торак йортларда тоту кагыйдәләре бозылуга карата федераль законга үзгәрешләр кертелде. Таләпләр тагын да катгыйланды. Бу ялган теркәлү үткәргәндә җинаять җаваплылыгына тарту белән бәйле. Чөнки мондый теркәлү ялган документ, ялган мәгълүмат буларак таныла. Ә бу төр җинаять өчен санкцияләр каралган. Аларның...
    0
    0
    0
  • 22 апрель 2014 - 11:05
    Айлык бара, эш җитәрлек
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: 21 апрель - Җирле үзидарә көне уңаеннан район башлыгы урынбасары Роберт Халитов һәм башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев җирле үзидарә органнарында эш-ләүче бер төркем хезмәткәрләргә район Советы, район башлыгы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында авыл җирлекләре башлыклары урынбасарлары, шәһәр Советы...
    768
    0
    0
  • 22 апрель 2014 - 10:03
    Узган атна: вакыйгалар
    14-21 апрельдә янгын хезмәте 19 хәбәр алган. Шуларның 9ы - чүп-чар һәм корыган үлән яну, 1се - ризык көю, 2се - "02" белән хезмәттәшлек, 2се янгын очрагы буенча. 5 чакыру нигезсез булып чыккан. 16 апрельдә төнлә Кара-Елга авылыннан хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәч, авылның Кисленка урамы 6нчы йортында...
    1005
    0
    0
  • 22 апрель 2014 - 06:09
    Талпаннар активлаша
    Санитар табиблар хәбәр итүенчә, узган атнада кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Көннәрнең җылынуы салкын тидереп авыручылар саны кимүгә китерсә, талпаннарның уянуына сәбәп булды. Узган атнада бер мәктәп укучысына Ринат Фәрдиев исемендәге паркта талпан кадалып табибка мөрәҗәгать итте. Санитар табиблар искәртүенчә, 21 апрельдән талпаннарга каршы прививка...
    826
    0
    0
Реклама