Зәй офыклары

5 май 2014 яңалыклары

  • 5 май 2014 - 12:30
    Җиңү көненә әзерлек бара
    Зәй шәһәренең "Энергия" стадионында Җиңү көненә әзерлек буенча репетицияләр бара. Аңа мәктәпләр, яшьләр эшләре, физкультура, спорт һәм туризм, мәдәният идарәләре белгечләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре, полиция хезмәткәрләре җәлеп ителде.
    530
    0
    0
  • 5 май 2014 - 12:08
    Зәйнең 3нче мәктәбе – беренче
    Мәктәп укучылары арасында I республикакүләм спартакиада тәмамланды. Спартакиаданың соңгы төре җиңел атлетика буенча Лениногорскида үтте. Анда Зәй шәһәренең 3нче мәктәп командасы беренче урынга лаек булды.
    0
    0
    0
  • 5 май 2014 - 11:45
    Зәйдә унберенчеләр рус теленнән тест бирү тренировкасы үтте
    Зәй районы мәктәпләрен тәмамлаучы ХI сыйныф укучылары рус теленнән булачак бердәм дәүләт имтиханына әзерлек йөзеннән тренировка рәвешендә тест тапшырды. Ә аңа кадәр ясалма имтиханнар математикадан уздырылган иде. Мәгариф идарәсе белгечләре укучыларның елдан-ел мондый имтиханнарга ныграк әзерлек белән килүен әйтә.
    0
    0
    0
  • 5 май 2014 - 11:29
    Зәй укучылары волейболда ярышты
    Зәй шәһәре мәктәп командалары арасында волейбол ярышлары тәмамланды. Ун көн дәвамында 1, 2, 4, 6, 7нче мәктәп, татар гимназиясе, политехник колледжның малайлар һәм кызлар төркемнәре 4нче мәктәп спорт залында көч сынашты. Нәтиҗәдә малайлардан политехник колледж- I, 6нчы мәктәп - II, 4нче мәктәп III урынны алды. Кызлардан 4нче мәктәп - I,...
    0
    0
    0
  • 5 май 2014 - 10:53
    "Самоделки" танылды
    Зәйнең Югары Мәлем мәктәбе укучылары республиканың сәләтле балалар белән эшләү үзәге оештырган төрле конкурсларда уңышлы чыгыш ясый. Әлеге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучысы Рөстәм Хәбриев үзәк оештырган "Самоделки" конкурсында кул эше белән катнашып, III урын алды. Рәзимә Кашапова.
    0
    0
    0
  • 5 май 2014 - 10:42
    Радик быел да призер
    Әлмәттә милли көрәш буенча "Татнефть" АҖ кубогына узган XXXV Бөтенроссия турнирында Зәйдән үз авырлыгында бил алышкан Радик Сәлахов көмеш медальгә лаек булды. Тагын бер егетебез, Айнур Әхмәтшин - IV урында. Милли көрәш буенча Россия чемпионы, билбау көрәшеннән Дөнья призеры Радикның әлеге турнирда икенче ел призер булды. Рәзимә Кашапова.
    590
    0
    0
  • 5 май 2014 - 07:50
    Юл фаҗигаләрендә 4 кеше үлгән
    Агымдагы елның дүрт аенда Зәй районы юлларында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кеше үлгән, 31 тән җәрәхәтләре алган. Яраланучыларның өчесе - балалар. ЮХИДИ инспекторлары юл һәлакәтләренең күпчелек тизлекне арттыру, тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү нәтиҗәсендә килеп чыгуын әйтә. Җәйге чорда тизлек режимын арттырып йөрергә яратучылардан...
    0
    0
    0
  • 5 май 2014 - 07:28
    Зәйдә дуслыкка дан җырлана
    Зәйдә үзешчән сәнгатьне үстерү, зәйлеләрнең иҗади активлыгын арттыруга зур игътибар бирелә, иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Районда ел саен предприятие, оешма-учреждениеләр, авыл жирлекләре арасында аерым темага иҗат фестивале уздыру - шуңа дәлил. Агымдагы елда ул Мәдәният елы, районда игълан ителгән Кече Ватан елы уңаеннан "Дуслык гөлләмәсе" исеме астында узды....
    0
    0
    0
  • 5 май 2014 - 06:11
    Каһарман истәлегенә
    Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Советлар Союзы Герое, якташыбыз Георгий Федорович Ларионов истәлегенә ату буенча ярышлар узды. Анда район мәктәпләреннән дистәдән артык команда көч сынашты. Ярышның Ларионов истәлегенә узуы очраклы түгел: якташыбыз Бөек Ватан сугышында 7нче гвардия штурманы авиаполкында штурман буларак, Ленинградны фашистлардан...
    697
    0
    0
  • 5 май 2014 - 05:17
    Зәйдә велосипедны фотога төшерәләр
    Зәй район-шәһәр эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, язгы-җәйге чорда урлау очраклары арта. Әле велосипедларда йөрү сезоны башланып кына килүгә карамастан, инде 3 урлашу очрагы теркәлгән. Әлбәттә, бу, беренчедән, велосипед хуҗаларының үз әйберләренә игътибарсызлыгы, караучысыз калдырып китүләре нәтиҗәсе. Күпчелек очракта велосипедлар күпкатлы йортларның подъездларында калдырылып китү сәбәпле, караклар табышына әйләнә. Подъездга...
    0
    0
    0
Реклама