Зәйдә "Язгы игелек атнасы" акциясе, атналык дип кенә игълан ителсә дә, аның кысаларындагы чараларның әле тукталганы юк. Бу көннәрдә "Күкчәчәк" балалар бакчасы коллективы халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә педагоглар, әти-әниләр, балалар ярдәме белән җыелган йомшак уенчыклар, канцелярия товарлары һәм башка кирәк яраклар китереп тапшырды. Мондый игелекле гамәлләре өчен коллективка, әти-әниләргә...