Зәй офыклары

8 май 2014 яңалыклары

  • 8 май 2014 - 10:52
    Зәй укучылары “Аҗаган”да көч сынашты (фоторепортаж)
    Күркәм традицияне дәвам итеп, бүген Зәй шәһәре мәктәпләре командалары "Җиңү" кубогына "Аҗаган" ярышларында көч сынашырга Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына чыкты. Ел саен Бөек Җиңү көне алдыннан уздырылучы хәрби-патриотик ярышларга укучылар быел да зур әзерлек белән килде. 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7нче мәктәпләр, татар гимназиясенең VIII-IX сыйныф укучыларыннан...
    0
    0
    0
  • 8 май 2014 - 10:19
    Зәйдә 59 машина йөртүчегә арест салынган
    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән беркетмәләр буенча штрафларны үз вакытында түләмәүчеләргә карата Зәй районы ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан закон нигезендә каралган административ арест салу киң кулланыла башланды. Ел башыннан кагыйдәләрне бозып, штраф түләүдән качып йөрүче 130 машина йөртүчегә карата административ материал төзелгән. Шуларның 59ына 15 көнгә кадәр арест салыначак. Шуңа...
    0
    0
    0
  • 8 май 2014 - 09:56
    Бер ветеран да читтә калмаячак
    "Агрокөч-Төркем" ЯАҖ җитәкчелеге сугыш һәм тыл ветераннарын һәрдаим игътибарда тота. Җиңү көненә сугыш ветераннары, ирләре сугышта үлгән толларга, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга азык-төлек төргәге, тыл ветераннарына акчалата бүләк әзерләде. "Зәй шикәре" агрофирмасына кергән Сәвәләй, Поручик, Якты Күл, Төги, Чыбыклы авыл җирлекләрендә 37 - сугыш, 217 тыл ветераны исәпләнә. Бүген Чыбыклы авылында...
    0
    0
    0
  • 8 май 2014 - 09:37
    Бәйрәм уңаеннан бил алыш
    Иртәгә Түбән Камада Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры уза. Турнирга Зәйдән "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче бер төркем яшь көрәшче барачак.
    1022
    0
    0
  • 8 май 2014 - 08:56
    Зәй балалары сугышны сурәтләде
    Зәй "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр клубында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган "Я рисую войну" дип аталган рәсемнәр бәйгесе дәвам итә. Мәктәпләрдән талантлы укучылар бәйгегә 89 эш тәкъдим итте. Анда балалар сугыш турында күзаллауларын ветераннар сөйләве, тарихи кинолардан чыгып тасвирлады. Иң мөһиме барлык эшләрнең дә астына "Без сугыш теләмибез!", "Без тынычлык телибез!" лозунглары язылуы...
    0
    0
    0
  • 8 май 2014 - 07:33
    Тиешле таләпләр үтәлми
    Зәй шәһәр прокуратурасы "Трансавто" ҖЧШендә мәктәп һәм шәһәрара рейсларга йөрүче пассажир автобусларында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше буенча тикшерүләр үткәрде. Мәгълүм булганча, әлеге предприятие муниципаль контракт нигезендә укучыларны мәктәп автобусларында йөртә. Тикшерүләр барышында "Транспорт куркынычсызлыгы турында" 16нчы Федераль Законның 1нче маддәсе 9нчы бүлеге таләпләрен бозу ачыкланган. Автобусларда, аеруча балаларны йөртүче транспортта, куркынычсызлык...
    572
    0
    0
  • 8 май 2014 - 07:24
    Зәйдә прокуратурасы наркотикларга каршы акция игълан итә
    Республиканың наркотикларга каршы көрәш комиссиясе карары белән 20 майдан Татарстанда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы старт ала. Ул халыкара наркотикларга каршы көрәш, законсыз наркотиклар әйләнешен кисәтү көненә уңаеннан уздырыла. Айлык кысаларында Зәй прокуратурасы инициативасы белән районда халыкның бу афәт белән көрәшүдә грамоталылыгын күтәрү, наркотиклар әйләнешенә кагылышлы хокук бозуларны профилактикалау максатында акция оештырыла....
    0
    0
    0
  • 8 май 2014 - 07:16
    Ветераннар – тантанада
    Бу минутларда Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында җиңүгә 69 ел тулуга багышланган республика җитәкчелеге катнашында тантана бара. Аңа республиканың төрле районнарыннан авыр еллар михнәтен үз җилкәләрендә татыган мөхтәрәм ветераннарыбыз чакырылды. Әлеге тантанада Зәйдән район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин...
    527
    0
    0
  • 8 май 2014 - 06:47
    Авылларда тантаналар
    Зәйдә Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары бара. Бүген Александр Бистәсе һәм Поручик авыл җирлекләрендә һәйкәл янында митинглар узды. Әлеге ике җирлектә бүгенге көндә сугышта катнашкан бер генә ветеран да исән түгел. Митингка әлеге җирлекләрдәге дүрт дистәгә якын тыл ветераны чакырылды. Соңыннан аларга чәй өстәле артында аралашу, хәтер-хатирәләр белән уртаклашу...
    477
    0
    0
  • 8 май 2014 - 06:22
    Сугыш хатирәләрен яңартып
    Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтеп, тантаналы мәҗлес оештырды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, ветеран имамнар, сугыш чоры балалары чакырылды. Мәҗлестә Зәй имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов катнашып, сугыш...
    535
    0
    0
  • 8 май 2014 - 06:07
    Чәчүдә – “Зәй” агрофирмасы лидер
    Зәйдә язгы-кыр эшләре тулы куәткә бара. Барлык чәчүлек мәйданының 52,5 процентында чәчү эшләре башкарылды. Агрофирмалар арасында "Зәй" лидер: биредә чәчеләсе мәйданның 57 процентында чәчү эше башкарылды инде. "Зәй шикәре"ндә -37, " Восток"та - 35 процент.
    624
    0
    0
  • 8 май 2014 - 05:44
    Таләпләр катгыйлана
    Җәйге чорда шәһәр урамнарында велосипедларда, роликлы тимер аякларда йөрүче балалар күп булу юл хәрәкәте куркынычын арттыра. Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар катнашында юл фаҗигаләрен кисәтү максатында роликлы тимер аякларда транспорт чаралары йөрми торган урыннарда гына хәрәкәт итәргә кирәклеген искәртә. Ә 14 яше тулмаганнарга велосипедларда шәһәр урамнарында йөрү бөтенләй тыела. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә...
    567
    0
    0
Реклама
Реклама