Зәй офыклары

14 май 2014 яңалыклары

  • 14 май 2014 - 12:53
    Сәләтле балалар белән эшләүне яхшырту сорала
    Зәйнең 4нче мәктәбендә районда "Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру буенча муниципаль совет утырышы үтте. Анда мәктәп укучыларының кече академиясендә талантлы балалар белән эшләү, олимпиадаларга, дәүләт имтиханнарына әзерләү барышы, мәктәпләрдә теге яки бу юнәлеш буенча талантлы укучыларның үсеш процессына уңышлы тәэсир итү алымнары турында фикер алышу булды. Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек...
    842
    0
    0
  • 14 май 2014 - 12:41
    Хокукый белем мөһим
    Зәй шәһәр прокуратурасы контрольлек итүче органнарның тикшерү эшләре барышында закон таләпләрен бозу очракларын искәртә. Нигездә ул эшмәкәрләр эшчәнлеген тикшерүләргә кагыла. Тикшерүчеләрнең, эшмәкәрнең хокукый грамотасызлыгыннан файдалану очраклары бар. Прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, соңгы вакытта Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең дәүләт контролен башкарганда эшмәкәрләр, юридик затлар хокукларын яклау буенча законнарның...
    759
    0
    0
  • 14 май 2014 - 10:07
    Депутатлар кабул итә
    15 майда кичке сәгать 5тән 7гә кадәр җирле үзидарә биналарында сайлаучыларны авыл җирлекләре депутатлары кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 7-07-65.
    0
    0
    0
  • 14 май 2014 - 09:27
    Хезмәтләрен хөрмәтләп
    Апрельнең соңгы көне Россия Президенты Указы нигезендә 1999 елдан янгын сагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Гомумән, тарих битләренән күренгәнчә, Россиядә янгын сагы хезмәте оешуга быел 365 ел тулды. Бу түгәрәк дата Зәйдә тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бүген дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчле оператив...
    645
    0
    0
  • 14 май 2014 - 07:44
    Зәйдә чәчү барлык мәйданның 83 процентында башкарылды
    Зәй авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда язгы культуралар 38000 гектар мәйданда чәчелгән. Бу - барлык чәчеләсе мәйданның 83 проценты. Арпа, борчак, берьеллык үлән чәчү тәмамланды. Бүгенге көндә бодай, рапс, кукуруз чәчү дәвам итә, шикәр чөгендере соңгы гектарларда чәчелә. "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте белән "Зәй" агрофирмасы чәчү эшләрен төгәлләп...
    0
    0
    0
  • 14 май 2014 - 06:52
    Сарсазлылар якташлары белән горурлана
    Сарсаз-Баграж авыл китапханәсендә күренекле якташларыбыз - педагогика фәннәре докторы, профессор Зинаида Кузнецова, Социалистик Хезмәт Герое Мария Хөснетдинова, Мәскәү дәүләт унивеситетының юридик факультеты деканы Федор Крючков һ.б.ларга багышлап махсус стендлары булдырылган. Китапханәче Клара Фролова алар янында укучылар белән әңгәмәләр оештыра.
    825
    0
    0
  • 14 май 2014 - 05:40
    Балалар бакчалары да читтә калмады
    "Бердәм экология дәресләре" акциясе Зәй районы балалар бакчаларында да бик җанлы үтте. Мәсәлән, "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның кечкенәләр төркеме, кошлар ясап, алар турында мәгълүмат җыйса, урта төркемдә урман һәм бакча җиләкләре, өлкән төркемдәгеләр тәрбиячеләр белән бергәләп бакча территориясендә үсүче чәчәкләр турында сөйләштеләр.
    2375
    0
    0
  • 14 май 2014 - 05:28
    Зәйдә гаилә көненә багышланган чаралар үтә
    "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре 15 май - Халыкара гаилә көненә багышланган мәдәни чараларны башлап җибәрде. Биредә шөгыльләнүче "Кайнар йөрәкләр" иҗат коллективы "Җир мәхәббәттән әйләнә..." дип аталган җылы эчтәлекле концерт программасы белән шәһәрдәшләребезне сөендерде. Бүген гаилә кыйммәтләренә багышланган чаралар үзәк китапханәдә, яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр клубларында үтә.
    0
    0
    0
  • 14 май 2014 - 04:38
    Рәсми мәгълүмат
    13 майда район делегациясе республика православие җәмәгатьчелеге форумында катнашты. Шушы ук көнне район территориаль сайлау комиссиясе утырышы үткәрелде. Республика акциясе кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе катнашында «Шамакайда кунакта» чарасы узды. 12-13 майда район җитәкчелеге тыл хезмәтчәннәре А. Берданова, М. Порфирьеваны 90...
    612
    0
    0
Реклама