Зәй офыклары

29 май 2014 яңалыклары

  • 29 май 2014 - 12:47
    Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы Зәйнең 6нчы мәктәбендә оештырылды
    Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары үтте. Имтихан тотучыларның 261е - район мәктәпләрен тәмамлаучы XI сыйныф укучысы. Сынауны шулай ук политехник колледж, алдагы елларда мәктәпне тәмамлап быел имтихан тотарга гариза язучылар да тапшырды. Барлыгы 274 кеше бердәм төстә дәүләт имтиханы бирә.
    571
    0
    0
  • 29 май 2014 - 12:39
    Табиблар балалар сәламәтлеге турында Зәйдә фикер алышты
    Зәйдә балалар белән эшләүче шәфкать туташлары, участок медицина хезмәткәрләре, фельдшерлар катнашында "Иртә яшьтән үк баланың үсеше һәм туклануы. Тиешле вакыттан иртәрәк туган балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре" темасына республика семинары узды. Анда 6 район - Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Яңа Чишмә, Зәйдән медицина хезмәткәрләре катнашты. Безнең райондагы әлеге эшнең куелышы турында семинарда...
    741
    0
    0
  • 29 май 2014 - 12:20
    Зәйлеләр футбол буенча да сынатмый
    Чаллыда балалар футбол командалары арасында "Локобол-2014-РЖД" Бөтенроссия фестивале узды. Анда 24 команда көч сынашты. Зәй командасы үз төркемендә икенче урынга лаек булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда II урында.
    0
    0
    0
  • 29 май 2014 - 10:02
    Зәй йөгерешчеләре янә үзләрен күрсәтә алды
    Казанда җиңел атлетика буенча яшүсмерләр һәм яшьләр арасында ТР беренчелеге узды. Анда "Чаңгычы" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Ярышларда Орнелла Сөнгатуллина 5000 метр арага йөгерүдә -I, 3000 метрда - II , Юлия Козенбаева каршылыклы полосада 110 метр арага йөгерүдә - I, каршылыклы полосада 400 метрда - III, Диана Салихова , Артур...
    0
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:04
    Сабантуйлар рухын тоеп
    1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сармашбаш авылы стадионында химаячеләр булышлыгы белән соңгы ике елда балалар Сабантуе уза. Сармашлылар аны быел да оештырырга ниятли. Малай-кызлар биредә Сабантуй рухын тоеп, спорт һәм милли уеннарда үзләрен сыный, күңел ача, ял итә.
    533
    0
    0
  • 29 май 2014 - 06:47
    Җәен сак һәм уяу булсыннар өчен
    Зәйдә янгын күзәтчелеге, кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе белән берлектә, 88 нче янгын күзәтчелеге бүлегендә укучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Анда малай-кызларга янгын сүндерү һәм коткару техникалары күрсәтеләчәк, аңлату эшләре алып барылачак.
    492
    0
    0
Реклама
Реклама