Зәй офыклары

30 май 2014 яңалыклары

  • 30 май 2014 - 10:36
    Зәйдә Төзелеш архитектура торак һәм коммуналь хуҗалыгы министрлыгының күчмә утырышы уза
    Бүген Зәйнең "Техно" заводында республика Төзелеш архитектура торак һәм коммуналь хуҗалыгы министрлыгының күчмә коллегия утырышы бара. Коллегия утырышы эшендә катнашучылар иң элек завод территориясендә эре предприятиеләр җитештергән продукцияләрдән ясалган бай күргәзмәләр белән танышты. Аннан алар "Техно" заводының җитештерү линияләрен карады. Утырыш көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә - төзелеш материаллары җитештерүче...
    1677
    0
    0
  • 30 май 2014 - 07:13
    Тикшерүчеләрне прокуратура тикшерде
    Зәй шәһәр прокуратурасы дәүләт контролен башкаручы органнарның хуҗалык итүче субъектларда тикшерү эшләрен закон таләпләрен төгәл үтәмичә башкаруын ачыклады. Аның нигезендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган янгын күзәтчелеге эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешма җитәкчесенә 294нче Федераль Законны тиешенчә үтәүне сораган документ җибәрелде, алга таба мондый төгәлсезлекләргә юл куярга ярамаганлыгы искәртелде.
    536
    0
    0
  • 30 май 2014 - 06:52
    Балаларны юл һәлакәтләреннән саклыйк!
    2 июньдә, җәйге каникуллар башлану сәбәпле, республикада, шул исәптән Зәйдә балаларны юл һәлакәтләреннән саклау, аңлату эшләре алып бару марафоны үткәрелә. Аның кысаларында машина йөртүчеләргә белешмәлекләр таратыла, мәктәп яны лагерьларында, бакчаларда балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искәртү дәресләре үткәрелә.
    0
    0
    0
  • 30 май 2014 - 06:44
    Зәйдә “Күн туп” клубы призына футбол ярышлары тәмамланды
    Зәйдә 2001-2002 елларда туган малайлар командалары арасында шәһәр беренчелегенә "Күн туп" клубы призына футбол ярышлары үтте. Анда шәһәрнең барлык мәктәпләре командасы көч сынашты. Нәтиҗәдә 4нче мәктәп командасы җиңүче булды.
    0
    0
    0
  • 30 май 2014 - 06:06
    Мастер-класс күрсәтәчәк
    1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне районда ел саен бик күп төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Күргәзмәләр, бәйгеләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концертлары, төрле күңел ачу чараларыннан тыш, «Яшьлек» боз сараенда кичке сәгать 8дә алкалы хоккей буенча мастер-класс үткәрелә. Аны «Нефтехимик» клубы бертуган уенчылары Ярослав, Станислав Альшевскийлар һәм Петр Хохряковлар...
    605
    0
    0
Реклама
Реклама