Татарстанда, шул исәптән Зәйдә, 22 майдан 6 июньгә кадәр "Балаларга өмет бүләк ит" профилактик акциясе бара. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу уңайдан май ахырыннан көчәйтелгән режимда эшли.
Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары гадәттән тыш хәлләр, юл хәрәкәте иминлеге, яшьләр эшләре, мәгариф идарәләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның...