Зәй офыклары

16 июнь 2014 яңалыклары

  • 16 июнь 2014 - 11:47
    Симашев музеенда – якыннары
    Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә - Олимпия чемпионы Федор Симашев музеенда Мәскәүдән Федор Симашевның балалары, оныклары, энесе Николайның гаиләсе булып китте. Алар биредәге яңа экспонатлар белән таныштылар, музейның заманча үзгәртелүеннән канәгать калдылар. Алар музейга үзләре дә экcпонатлар алып килде.
    1
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 10:28
    Зәй районының Сәвәләй авылында боламык пешерделәр
    Керәшен авылларында җәен яңгырлар яумаганда, Аллаһ Тәгаләдән мәрхәмәтлелек, җиргә шифалы яңгырлар җибәрүне сорап, табигать кочагына изге урынга чыгып, боламык пешерү йоласы бар. Мәҗүсилек чорыннан ук килгән бу йола Сәвәләйдә дә сакланган. Ел саен ук булмаса да, авыл өлкәннәре (башлыча әбиләр, апалар) су буенда, чишмә янында, казан асып, боламык пешерәләр. Сәвәләйдә...
    1
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 09:36
    Туган як сагындыра
    20 июньдә, җомга көнне, көндезге сәгать 3тә Имәнлебаш мәдәният йортында үзенчәлекле чара үтә. Ул "Туган як сагындыра" дип атала. Якташыбыз, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рухия Ахунҗанова белән очрашу авылдашларын гына түгел, аның иҗаты белән кызыксынучыларны да битараф калдырмас, шәт.
    0
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 07:42
    Зәй мөселманнары – борынгы Болгар җирендә
    Узган шимбәдә борынгы Болгар җирлегендә Изге Болгар җыены 25нче тапкыр үткәрелде. Быел җыенга барлыгы 30 мең кеше килде. Алар арасында V Татар мөселман эшлеклеләре форумында катнашучылар, Урта Азия республикалары һәм чит ил мөфтиләре, гарәп илләре министрлары, дөньякүләм ислам югары уку йортлары ректорлары һәм галимнәре бар иде. Җыенның тантаналы ачылышында Татарстан...
    1
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 07:23
    Зәйнең ике укучысы 98 балл җыйды
    Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе билгеле булды. Быел аны районда 274 кеше тапшырды, алар барысы дааны тапшыра алды. Араларыннан ике укучы 98 балл җыйды. Алар - 4нче мәктәптән Екатерина Уэтова, 6нчы мәктәптән Дарья Сересева.
    0
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 07:16
    Дин әһелләре форумы узды
    Казанда "Милли тормыш һәм дин" V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев,...
    923
    0
    0
  • 16 июнь 2014 - 06:58
    Зәйнең татар укучылары рус телен яхшы белә
    Казанда рус телле булмаган мәктәпләрдә белем алучы VIII - X сыйныф укучыларының рус теле буенча I халыкара фән олимпиадасына йомгак ясалды. Җиңүчеләр Казан Ратушасында тәбрикләнде. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Президент каршындагы милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Егоров, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тарафыннан котлауны...
    0
    0
    0
Реклама