Зәй офыклары

23 июнь 2014 яңалыклары

  • 23 июнь 2014 - 11:48
    Зәйдә “Игътибар: балалар!” айлыгы төгәлләнде
    Зәйдә "Игътибар: балалар!» республика айлыгы төгәлләнде. Ул 19 майдан 19 июньгә кадәр дәвам итте. Айлык барышында мәктәпләрдә - 12, балалар бакчаларында - 19, төрле җыелышларда балалар куркынычсызлыгына кагылышлы 10 урында әңгәмә үткәрелде. Көчәйтелгән режимда эшләү барышында безнең инспекторлар балаларны машиналарга махсус җайланмаларсыз утыртып йөрткән өчен 12 беркетмә төзеде. Ә 12дән...
    0
    0
    0
  • 23 июнь 2014 - 11:47
    Зәйдә прокурор һәм эчке эшләр бүлеге башлыгы халыкны урыннарда кабул итә
    Шәһәр прокуроры Ринат Кәримов һәм эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева, авылларга чыгып, халыкны шәхси сораулары буенча кабул итүләрне дәвам итә. Чираттагы шундый очрашу Ал. Бистәсе авылында 19 июньдә билгеле сәбәпләр белән бәйле рәвештә булмый калган иде, ул хәзер 26 июньдә кичке сәгать 5тә оештырыла. Хокук сагы хезмәте җитәкчеләре гражданнарны...
    0
    0
    0
  • 23 июнь 2014 - 10:39
    Зәй медиклары бүләкләнде
    Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Зәйнең бер төркем сәламәтлек сагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан Дәүләт Советы Рәхмәт хатына ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Нина Привалова, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына балалар поликлиникасы мөдире Гүзәл Хәмидуллина, терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Хәдичә Фирстова, министрлыкның Рәхмәт хатына шәфкать туташы Ирина Соловьева,...
    0
    0
    0
  • 23 июнь 2014 - 10:23
    Зәйлеләр – Самара Сабантуенда
    Узган ялларда район башлыгы урынбасары Роберт Халитов җитәкчелегендә Зәй үзешчәннәре һәм спортчылары алтынчы мәртәбә Самара Сабантуенда катнашты. Самараның Гагарин паркында узган Сабантуй Зәй иҗат коллективы композициясе белән ачылды. Үзешчәннәр Гамил Җәмилев, Ләйсән Тимерханова, Тәслимә Гәрәева, Рөстәм Мөхәммәтҗанов һ.б.лар чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Көрәшчеләрдән авырлыгында Нияз Җамалиев җиңүче булды. Радик Сәлахов...
    0
    0
    0
  • 23 июнь 2014 - 10:07
    Бер ояда – ике тавык
    Зәйдә яшәүче Талиповларның ике тавыгы бер ояда утыра. Башта хуҗалар аларны шулай йомырка сала дип уйлаган. Тавыкларның шулай берничә көн кымшанмыйча утырганнарын күргәч, үзләре дә кызыксынып күзәтә башлаганнар. Өч дистә йомырка өстендә утыручы тавыкларның йомыркадан чебиләре чыга башлаган инде. Шунысы гаҗәп, чебиләр кайсы тавыкны үз "әнисе" итәр...
    0
    0
    0
  • 23 июнь 2014 - 09:50
    Зәй шикәр заводында модернизация бара
    Зәй шикәр заводында модернизацияләүнең яңа этабы бара. Ул заводның тәүлеклек җитештерү куәтен 7200 тонна шикәр чөгендере эшкәртүгә кадәр арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Узган сезонда ул 6800 тонна иде. Үзгәртеп кору эшләрен яңа шикәр кайнату сезонына кадәр төгәлләү планлаштырала. Шулай ук әйләнә-тирәне пычранудан саклау максатында 55 миллион сум акча каралып, җитештерү калдыларын...
    0
    0
    0
  • 23 июнь 2014 - 05:18
    Зәйдә “ак чәчәкләр” бәйрәме үтте (фоторепортаж)
    Зәй районы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен "Энергетик" Мәдәният сараенда тантаналы чара белән билгеләп үтте. Районыбызда күпчелекне тәшкил итүче әлеге һөнәр ияләре - көн дә сәламәтлек сагында торучы фидакарь хезмәт куючы затлар. Район башлыгы Татьяна Воропаева аларга мөрәҗәгать итеп, район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, үзләренә дә саулык теләде. Медицина өлкәсе...
    0
    0
    0
Реклама
Реклама