Зәй офыклары

24 июнь 2014 яңалыклары

  • 24 июнь 2014 - 12:31
    Бензинга бәяләр якын арада артмаячак
    Республика территориясендә якын араларда транспорт ягулыгын бәяләр артмаячак дип белдерде "Ягулык ресурсларын рациональ куллану идарәсе" җитәкчесе Роберт Гыйләҗев. Хәзер Татарстанда 92нче санлы 1 литр бензинның бәясе 30,48 сум тәшкил итә. Быел ягулык салу станцияләрендә бензинның сыйфатын тикшерү барышында хилафлыклар, алдагы еллар белән чагыштырганда, бермә-бер аз булган. Бу бензиннар белән эш...
    460
    0
    0
  • 24 июнь 2014 - 12:27
    Үткән атнада Зәйдә кеше зыян күрү белән бәйле бер авария булды
    Узган атнада Зәй шәһәре һәм районы юлларында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бер авариядә кеше зыян күргән. 22 июньдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 22нче километрда ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, 1961 елгы пассажир хатын-кыз тән җәрәхәтләре алды. Ул үзәк дәваханәгә озатылды.
    531
    0
    0
  • 24 июнь 2014 - 12:22
    Зәй шәһәр прокуратурасы Җир кодексы таләпләре кайбер оешмаларның төгәл үтәлмәвен ачыклаган
    Зәй шәһәр прокуратурасы мәгълүматы буенча "Агросахарстрой" ҖЧШенә караган җирләрне тикшерү барышында, аларның билгеләнгән максатта кулланылмавы ачыкланды. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән әлеге оешма ком чыгару белән шөгыльләнә. Прокуратура Җир Кодексы таләпләренең төгәл үтәлмәве сәбәпле, оешма җитәкчесенә карата административ эш кузгату турында документны Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Зәй бүлеге каравына юллады.
    1
    0
    0
  • 24 июнь 2014 - 11:33
    Зәйдә наркоманиягә каршы бергәләп көрәшәләр
    26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне. Наркомания - XXI гасырның яман афәте, ул күпме яшьләрне үз сазлыгына батыра, тормышларын җимерә. Бу заман афәтенә каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшү зарур, шул чакта гына яшьләребезне сазлыкка батудан йолып калырга мөмкин. Әлеге җәһәттән Зәйнең шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре район-шәһәр мәдәният хезмәткәрләре...
    0
    0
    0
  • 24 июнь 2014 - 07:47
    Зәй китапханәчеләре эшчәнлекне камилләштерә
    Зәй үзәк китапханәсенең өлкәннәр белән эшләү бүлегендә экология юнәлешендә эшләүгә игътибар зур. Бу көннәрдә биредә оештырылган "Дару үләннәре патшалыгында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе укучыларда зур кызыксыну уятты. Күргәзмә янында еш әңгәмәләр уза.
    0
    0
    0
  • 24 июнь 2014 - 06:41
    Зәйдә тәртип сагында ирекле халык дружиналары да тора
    Зәй шәһәрендә, шулай ук авыл җирлекләрендә җәмәгать тәртибен саклау буенча ирекле халык дружиналары штаблары инде берничә ел эшли. Дружиналар һәр атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә кичке сәгать 8дән 11гә кадәр тәртип сагында торалар. Аеруча балигь булмаганнар арасында тәртип булдыруга игътибар ителә.
    0
    0
    0
Реклама
Реклама