Зәй үзәк китапханәсе кыегына ел да карлыгачлар оя кора. Чи-чи килгән тавышка китапханәчеләр балконга чыкса, очарга өйрәнә торган бер карлыгач баласын карга чукый икән. Китапханәчеләр баласын балконга алып кереп, аны тартмага салып, ашарына куеп тәрбияли башлаганнар. Ул хәйран җанланып килә, ашый да башлаган. Кош баласын карап торып очарга өйрәтәчәкбез, ди...