Зәй офыклары

4 июль 2014 яңалыклары

  • 4 июль 2014 - 09:34
    Балалар яратып йөри
    Җәйге ялларны балалар көтеп ала. Быел Зәйнең 7нче мәктәбендә лагерь 27 майдан башланды. Лагерьда һәр көн линейка һәм иртәнге зарядка белән башлана. Зарядка яңгырлы көннәрдә - спортзалда, башка көннәрдә саф һавада үтә. Пешекчеләр дә балаларның күңеленә хуш килердәй ризыклар пешерә, тәмле ашаталар. Балаларга көн саен төрле җиләк-җимеш, сок, йогурт һ.б....
    0
    0
    0
  • 4 июль 2014 - 09:22
    Искә төшереп тору комачауламый
    Саклык чаралары күрү, күнекмәләрне даими искә төшереп тору бер генә өлкәдә дә зыян итми, аеруча халык белән эшләүче оешмаларда моңа зур игътибар бирелә. Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә бу көннәрдә план нигезендә янгын була калган очракта бинадан кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның әзерлеген белү максатында гамәли тренировка уздырылды. Янгын...
    445
    0
    0
  • 4 июль 2014 - 09:13
    Бәйрәм көннәре билгеләнде
    1 июльдә Татарстан Республикасы Президенты быел Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру көннәрен билгеләү турында Указга кул куйды. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» Законның 1 статьясына туры китереп, 28 июнь - Ураза бәйрәме, 4 октябрь Корбан бәйрәме дип игълан ителде. Димәк, алда безне тагын 2 көн ял көтә.
    0
    0
    0
  • 4 июль 2014 - 09:06
    Авыл белән бер яшьтә ул
    Табигатьнең гүзәл җиренә урнашкан Поповка авылы берничә ел элек бер гасырлык юбилеен билгеләп узды. Әлеге авылның иң өлкән кешесе Иван Глуховка - 93 яшь. Авыл белән яшьтәш ага Поповканың үткәнен әле дә хәтерли, зиһене яхшы, кызыклы әңгәмәдәш ул. Сәяси золым, сугыш елларын, үзгәртеп кору чорын күргән буын вәкиле ул. Иван...
    473
    0
    0
  • 4 июль 2014 - 07:17
    Бүген Зәйдә “Бөртеккәй” балалар бакчасы яңа бинага күчә
    Бүген Зәйнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә яңартылган "Бөртеккәй" балалар бакчасы ачыла. Мәктәп бинасы үзгәртелеп, 60 баланы кабул итә. Моңа кадәр "Бөртеккәй" тузган бинада урнашкан иде. Моның өчен республика бюджетыннан 11миллион 480 мең сум акча сарыф ителде. Биредә өч төркем балалар өчен барлык шартлар да тудырылган, ди бакча мөдире Елена...
    1023
    0
    0
  • 4 июль 2014 - 06:50
    Урманны тергезүе озак
    Үзе яшәгән шәһәр, авылларның иминлеген тәэмин итү, янгыннарга каршы көрәшүдә һәркем өлешен кертә ала. Кисәтү эше алып бару җәйге чорда аеруча мөһим. Бу эшне начар куелган дип булмый. Шуңа карамастан, Россия территориясендә елдан-ел кипкән үләнгә ут кабу, авыл хуҗалыгы эш-ләре башкару, чүп-чар яндыру, хуҗалык, бакча тирәсендә ут белән саксыз булу...
    438
    0
    0
  • 4 июль 2014 - 06:40
    Бергә булу ялыктырмый
    Дус һәм тату гаиләнең ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы булуын тормыш раслый. Андый гаиләләрнең күп булуы куанычлы. Зәйдән Айсылу һәм Нияз Салиховлар гаиләсе - шундыйлардан. Аларның тормыш корып җибәрүләренә - 20 ел. Әлеге ике дистә ел ике ел, ике көн кебек кенә, ди Салиховлар. Аларның берсе - шәһәр, икенчесе...
    440
    0
    0
  • 4 июль 2014 - 05:29
    Котлыйбыз!
    Район-шәһәр ветераннар советы Аксар авылында яшәүче Мөнибә Һадиулла кызы Шәйдуллинаны 85 яшьлек юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, бәхетле имин тормыш тели.
    446
    0
    0
  • 4 июль 2014 - 05:10
    Игезәкләр – бизәкләр
    Әлеге фотосурәттәге игезәкләр - Зәй шәһәрендә туып үскән Гаяз белән Нияз Ногмановлар. Алар татар гимназиясенең дүртенче сыйныфын тәмамлаганнар. Икесе дә спортны ярата, аеруча футболны үз итәләр. Гаяз холкы буенча тыныч сабыр, ә Нияз шаян һәм шук икән. Малайлар «Нур» мәчетенә «Якшәмбе мәктәбе»нә укырга йөри, шактый догалар өйрәнгәннәр. Гарәп графикасын өйрәнү...
    2
    0
    0
Реклама
Реклама