Зәй офыклары

21 июль 2014 яңалыклары

  • 21 июль 2014 - 09:55
    Гармунчылар Әлмәткә җыелды
    Әлмәттә нефть төбәге район-шәһәрләре арасында "Уйнагыз, гармуннар" фестивале узды. Анда "Зәй"дән "Нур" ансамбле гармунчылары Николай Бухаров, Николай Никитин, Радик Әхмәтшин, Хәтфир Җиһаншин чыгыш ясады. Фестивальдә чыгыш ясаган барлык ансамбльләр һәм ялгыз башкаручылар Диплом, истәлекле бүләкләргә ия булды.
    0
    0
    0
  • 21 июль 2014 - 09:53
    Түбән Кама инспекторлары дүртенче урында
    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе Чаллыда Кама елгасында су көймәләре арасында ярыш оештырды. Ярышта Зәй инспекторлары дүртенче урын алды. Узган ел алар мондый ярышта призлы урында иде.
    0
    0
    0
  • 21 июль 2014 - 09:52
    Зәйдә авыл яшьләре футбол буенча көч сынаша
    Зәйдә авыл җирлекләре һәм агрофирмалар арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында ел да футбол буенча район беренчелеге уза. Агымдагы елда шундый ярышта Аксар, Бигеш, Сәвәләй, Кадер, Чыбыклы авыл җирлекләре командалары көч сынаша. Чыбыклыда узган беренче уенда Чыбыклы белән Сәвәләй командалары очрашты.
    0
    0
    0
  • 21 июль 2014 - 04:04
    Түбән Биштә өлкәннәр печәнле булачак
    Чапкан кешегә басу-болыннарда печән күп быел. Зәй районы Түбән Биш авыл җирлеге терлек асрап яшәүче өлкәннәргә пресслау техникасы белән икенче чабылыштан печән пресслап кайтарырга ниятли.
    525
    0
    0
Реклама
Реклама