Иске Зәй бистәсе урамнарын иңләп кәҗәләр йөри. Алар тәмам азды, өерләре белән каршыңа килеп чыгалар, кешедән дә курыкмыйлар. Юлларында очраган йорт тирәсендәге агач-куакларны кимереп баралар, капкаңны ачып, ихатаңа кереп, чәчәклекләреңне таптап, тәртипсезлек ясап чыгарга да күп сорамыйлар. Аларга кайчан чик куелыр икән...