Зәй офыклары

30 июль 2014 яңалыклары

  • 30 июль 2014 - 12:06
    Җылылыкка субсидия билгеләүгә янә керешәчәкләр
    Зәй социаль яклау бүлеге агымдагы елның икенче яртысына җылылыкка сибсидия билгеләүгә хокукны рәсмиләштерү эшенә 16 августта керешәчәк.
    611
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 12:05
    Хәйрия концертына зәйлеләр дә барачак
    1 августта «Казан Арена» стадионында хәйрия концерты була. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Ураза гаете уңаеннан оештыра. Концертта дөньякүләм танылган нәшид башкаручылар Месут Куртис һәм Седат Учан, шулай ук татар мөнәҗәтчеләре катнаша. Хәйрия концертына Зәйдән өч дистәгә якын мөселман барыр дип көтелә.
    652
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 06:46
    Шаяртырга яратучылар кимеми
    Зәйдә узган атнада янгын хезмәте 12 чакыру алган. Бәхеткә, аларның 1се генә янгын очрагы буенча. 24 июльдә төнлә Югары Шепкә авылында берәүләрнең мунчасы эчтән яна башлый. Ләкин янгынга көчәеп китәргә мөмкинлек калдырылмый. Әлеге аның килеп чыгу сәбәбен ачыклау бара. Чүп-чарга ут төртү ярамаганлыгын күпләр әле һаман аңлап бетерми, шундый очрак...
    513
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 05:21
    Зәйлеләр кичен дә ярыша
    Зәйдә спорт ярышларын эштән соң үткәрә башладылар. "Энергия" стадионында спорт фестивале узды. Аның кысаларында зәйлеләр озынлыкка сикерү, ату, турникта тартылу буенча ярышларда көч, осталыгын сынады. Фестивалдә җиңүчеләр һәм катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнде.
    0
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 05:20
    Воронеждан җиңү белән
    Воронежда билбау көрәше буенча Россия кубогына ярышлар узды. Анда үз авырлыгында "Зәй" спорт мәктәбеннән Екатерина Бусова һәм Радик Сәлахов җиңүче булдылар.
    750
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 05:19
    Зәйдә ветеринария берләшмәсе бинасы төзекләндерелә
    Республика районнарында участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләре, авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы кысаларында агымдагы елда республика буенча 26 фундамент салынган, 32 участок ветеринария пункты комплекты эшләнгән. Ә 28 объектта ветеринария берләшмәләрен, авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын капиталь ремонтлау эше алып барыла. Шуларның берсе - Иске Зәйдәге район...
    0
    0
    0
  • 30 июль 2014 - 04:59
    Мәйданда үзенчәлекле чара
    Яшьләр эшләре идарәсе 1 августта кичке сәгать 5тә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданга физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне, ветераннар, пенсионерлар, күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне «Җәйне озынайт» дип аталган чарага чакыра. Программада: - физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны атта йөртү; - ачык һавада китап уку; - шахмат-шашка турниры; - гамәли сәнгать буенча...
    0
    0
    0
Реклама
Реклама