Зәйдә 27 милләт вәкиле дус-тату яши. Бу - районыбызның казанышы. "Энергетик" Мәдәният сарае коллективы әлеге җәһәттән мәйданда "Дуслык белән көчле без" дип исемләнгән концерт күрсәтте. Анда рус, татар, чуаш, керәшен, украин, дагестан җырлары һәм биюләре башкарылды.