Зәй офыклары

8 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 8 сентябрь 2014 - 10:08
    Зәйдә – стритбол ярышлары
    Зәй шәһәренең Мирный бистәсе спорт мәйданчыгында яшүсмерләр арасында стритбол буенча ярышлар үтте. Барлыгы 32 команда катнашты. Малайлар командалары арасында I урынны "Стар3", II - "Шепкә", III урынны "Олимп" алды. Ә кызлардан "Олимп-I" командасында тиңнәр булмады. II-III урыннарны "Стар3" белән "Олимп-2" командалары бүлеште.
    694
    0
    0
  • 8 сентябрь 2014 - 05:52
    Зәйдә көзге ярминкәләр старт алды
    Бу шимбәдә Зәйдә җәйге ярминкәләргә традицион көзге ярминкәләр тоташып китте. Шул рәвешле, шәһәрнең үзәк мәйданында һәр шимбәдә халыкка җиләк-җимеш һәм яшелчә белән бергә ит-сөт ризыклары алу мөмкинлеге дә тудырылды. Бу атнада ярминкәдә дунгыз ите сатучылар - дүрт, сыер ите сатучылар биш ноктада сату итте. Ярминкәләр язга кадәр дәвам итәчәк.
    626
    0
    0
  • 8 сентябрь 2014 - 05:35
    Бәйгедә ГРЭС командасы – җиңүче
    Зәй ГРЭСы базасында "Генерацияләү компаниясе" АҖ җылылык электр станцияләре оператив персоналларыннан торган комплекслы бригадаларының һөнәри осталык бәйгесе узуын хәбәр иткән идек. Алты этаптан торган бәйгедә нәтиҗәләр буенча ГРЭС командасы беренче урынны алды. Казанның беренче һәм Чаллы җылылык электр үзәкләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
    865
    0
    0
  • 8 сентябрь 2014 - 05:24
    Зәйдән хаҗга сигез кеше барачак
    Хаҗга Татарстаннан 1200 кеше барачак. Республика буенча барысы 1800 кешегә квота бирелгән. Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов әйтүенчә, Зәйдән 8 кешенең изге сәфәргә баруы көтелә. Алар барысы да "ТР Диния нәзарәте Хаҗ" оешмасы аша барачак. Хаҗилар 9 октябрьдә китеп, 9 ноябрьгә әйләнеп кайтырга тиеш.
    913
    0
    0
Реклама