Зәй офыклары

15 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 15 сентябрь 2014 - 10:50
    Яңа уку елына яңа спорт мәйданчыклары
    Зәйнең 1 һәм 5нче мәктәпләре укучылары өчен яңа уку елы сөенечле вакыйгадан башланды. Биредә узган җомгада республика программасы кысаларында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды. Бу турыда тулырак язманы "Зәй офыклары" газетасының алдагы саныннан укырсыз.
    520
    0
    0
  • 15 сентябрь 2014 - 09:52
    Зәй сулыклары чистартылды
    Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе агымдагы елның 1-10 сентябрендә "Чиста яр" республика акциясе уздырды. Акция елга-күл яр буйларын тәртипкә китерү, чистартудан гыйбарәт иде. Әлеге акциядә Зәй шәһәр-район башкарма комитеты, ГРЭС коллективы, авыл җирлекләре актив катнашты һәм сулыклар чистартылды.
    3999
    0
    0
  • 15 сентябрь 2014 - 07:05
    “Зәй” агрофирмасында чөгендер нык уңган
    Зәй басу-кырларыннан 1420 гектарда 45440 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 300 центнер тәшкил итә. Иң күп чөгендер уңышы "Зәй" агрофирмасында. Әлеге агрофирманың "Шепкә-Нур" бүлекчәсендә татлы тамыр гектарыннан 300 центнер уңыш җыела.
    501
    0
    0
  • 15 сентябрь 2014 - 07:01
    Сайлаудан соң – концертка (фото)
    14 сентябрьдә кичен яшьләрне «Амигос» иҗат төркеме (Казан) «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданына жыеп махсус концерт оештырды. Яшь сайлаучылар һәм барлык яшьләр җыелып, тамаша карады, ял итте.
    426
    0
    0
  • 15 сентябрь 2014 - 06:59
    Рәисә әби өендә сайлады
    Зәйдә яшәүче Рәисә әби Гарипова да бу көнне 79 яшен тутырды. Физик мөмкинлеге чикле булу сәбәпле, аны өенә килеп сайлаттылар. Ул 1433нче сайлау участогына беркетелгән иде. Әлеге участоктан 15 инвалидның өенә барып сайлаттылар.
    500
    0
    0
  • 15 сентябрь 2014 - 06:58
    Сайлаучыга икеләтә бәйрәм
    Түбән Биш авылында яшәүче Лев Ермолаев өчен сайлау көн икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне аңа 84 яшь тулды. Киләчәктә эшләү өчен лаеклы партия һәм анык эш күрсәтердәй кандидатны сайладым, ил-көннәр тыныч булсын, ди ветеран.
    804
    0
    0
  • 15 сентябрь 2014 - 06:48
    Яшьләр сәясәткә битараф түгел
    Яшьләр сәясәткә битараф түгел. Зәйнең татар гимназиясендә урнашкан 1436нчы сайлау участогында 18 яше тулган тугыз сайлаучы тавыш бирде. Аларга истәлеккә ТР Конституциясе бүләк ителде. Алар арасында Алабуга педагогия институты студенты Елизавета Мөхәммәдиева да бар. Бик дулкынланам, киләчәгебезнең тагын да яхшы булуы өчен тавыш бирдем, ди Елизавета.
    1217
    0
    0
Реклама