Зәй офыклары

17 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 17 сентябрь 2014 - 11:01
    Зәйдә спорт ветераннары туп тибә
    Зәйдә спорт ветераннары арасында мини-футбол ярышлары оештырыла. "Сәламәтлек мәктәбе" спорт мәйданчыгында ГРЭС һәм район спорт ветераннары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. 4кә 3 исәбе белән энергетиклар җиңде.
    467
    0
    0
  • 17 сентябрь 2014 - 11:00
    “Ялчыгол укулары”на республикадан читтә яшәүче кунаклар килү көтелә
    Зәйдә агымдагы елда да якташ язучыга багышланган "Ялчыгол укулары" узачак. Ул 22 сентябрьдә "Ялта-Зәй" ял базасында узар дип ниятләнә. Әлеге республикакүләм чарага Башкортстан, Дагыстаннан да кунаклар килер дип көтелә.
    470
    0
    0
  • 17 сентябрь 2014 - 10:57
    Зәй янә “Татарстан кроссы”на кушыла
    20 сентябрьдә район-шәһәрдә « 2014» республика йөгерүчеләр көне узачак. Шәһәрдә акциядә катнашучылар татар гимназиясеннән старт алып, «Энергия» стадионы янындагы финишка кадәр йөгерәчәк. Беренче булып иртәнге сәгать 10да "Пульс" ветераннар клубы әгъзалары йөгерер дип көтелә. Алар артыннан оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, укучылар старт алачак.
    446
    0
    0
  • 17 сентябрь 2014 - 04:19
    Сак булыгыз, мошенниклар!
    Алдау юлы белән кеше милкенә ия булырга теләүчеләр, тир түкми генә акча эшләргә яратучылар халыкны нинди юллар белән генә үз ятьмәсенә эләктерергә теләми. 6 сентябрьдә бер шәһәрдәшебезнең телефонына банк картасындагы акчаларын ашыгыч рәвештә күрсәтелгән счет буенча күчерергә кушып хәбәр килә. Моның сәбәбен банк картасы ябылу белән аңлата алар. Шәһәрдәшебез моны...
    514
    0
    0
Реклама
Реклама