Зәй офыклары

19 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 19 сентябрь 2014 - 07:30
    Зәй урманчыларын хөрмәтләп
    Зәйнең Мирный бистәсе мәктәбе, мәдәният йорты экологик юнәлештә эшчәнлек алып бара. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Зәй урманчылары өчен " Утырттык без яп-яшь имәннәр" дип исемләнгән кичә уздыры.
    0
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 07:28
    Зәй районы үзәк дәваханәсе баш табибы Бөгелмә баш табибы итеп билгеләнде
    Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуров эшен Бөгелмәдә дәвам итәчәк. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Министрлык фәрманы белән ул Бөгелмә район үзәк дәваханәсе баш табибы итеп билгеләнде.
    743
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 07:26
    Мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәте өчен
    Зәй үзәк китапханәсе методисты Ольга Рудига бүген 50 яшьлек юбилее уңаеннан "Мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен" дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Ольга Николаевна әлеге тармакта ике дистә елдан артык хезмәт куя.
    538
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 05:16
    Кагыйдә үтәүне гадәт итик
    Юлларда көн саен дистәләрчә һәлакәт теркәлә, аларда никадәр кешенең гомере өзелә, ә күпмесе гарипләнеп кала?! Бу җәһәттән күпме кисәтү-аңлату эшләре алып барыла, югыйсә. Ләкин үзебезнең, тирә-юнебездәге кешеләрнең куркынычсызлыгы, иминлеге турында онытып, һаман ашыгабыз. Ашыгу нәтиҗәсендә юл йөрү кагыйдәләре бозыла, әле руль артына исерек килеш утырырга җөрьәт итүчеләр дә шактый. 16...
    458
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 04:54
    Чираттагы юридик ярдәм көне
    26 сентябрьдә "Россия юристлары ассоциациясе" игълан иткән чираттагы бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә. Халыкны юридик өлкәгә кагылган сорау-лар белән белгечләр иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге кабинетында (үзәк китапханә, 2нче кат, 10нчы бүлмә) кабул итә.
    531
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 04:51
    Автомобильсез бер көн
    1998 елдан башлап, ел саен Җир шарының күп кенә илләрендә 22 сентябрьдә "Автомобильсез көн" акциясе үткәрелә. Аның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын тирә-юньгә автомобильнең тискәре тәэсиренә юнәлтү, азмы-күпме чыгымнарны киметү. Татарстан да әлеге акциягә ел саен теләп кушыла. Экологик һәм социаль яктан әһәмиятен аңлап, күпләр бу акциягә теләп кушылыр, шәхси автомобилен...
    1190
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 04:47
    Басуларда эш тукталмый
    Районыбыз басуларында шикәр чөгендере казу, аны заводка ташу буенча эш тулы куәткә бара. Эш башкаруга табигать тә хәерхаһлык күрсәтә. Басуларда 11 комбайн көнне төнге ялгап, уңайлы вакытның кадерен белеп эш башкара. 18 сентябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 850 гектарда 61975 тонна татлы тамыр казылган....
    2
    0
    0
Реклама
Реклама