Зәй офыклары

23 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 23 сентябрь 2014 - 10:50
    Зәйдә спорт мәйданчыклары гөрли
    Зәйдә республика программасы буенча файдалануга тапшырылган спорт мәйданчыклары буш тормый. Бу көннәрдә "Яшьлек" боз сарае каршындагы мини-футбол кырында яшьләр арасында турнир узды. Анда "Олимп", "Витязь", "Атлет", "Үзәк", "Арена" командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Витязь" командасы җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны "Олимп" һәм "Центр" командалары бүлеште. Уенның иң яхшы...
    501
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 07:33
    Зәй йөгерешчеләре булдыра
    Түбән Камада В. Г. Сазонов истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Зәйдән кызлар арасында 800 метр арага йөгерүдә Алия Шәрәфиева, Настя Нестерева - I, Алисә Ибашева, Наилә Фәйзуллина-II, 400 метрга йөгерү буенча Камилә Нуриәхмәтова - II, яшүсмерләр арасында 110 метрга йөгерүдә Артур Вахнев I урын алды.
    5
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 07:31
    Затлы нәселнең буыннан буынга тапшырылучы ядкаре
    Зәйдә узган "Ялчыгол укулары"на Мәскәүдән Ялчыголның Һидиятулла тармагыннан булган оныгы Рәмзия Егорова да кайткан иде. Рәмзия бу очрашуга әлеге тармактан булган Халисә әбисенең хәситәсен киеп кайткан иде. Әлеге кадерле мирас - бизәнү әйберсе Рәмзиягә буыннан - буынга тапшырылып килә. Мин аны бернинди байлыкка да алыштырмыйм, Мәскәү урамнарында да тагып йөрим,...
    399
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 07:29
    Зәй кызы Татарстан данын яклый
    Владикавказда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Анда Татарстан командасы составында Зәйдән Екатерина Бусова белән Радик Сәлахов катнашты. Ярышта Екатерина Бусова көмеш медальгә лаек булды. Татарстан җыелма командасы исә өченче урын алды.
    431
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 07:26
    “Ялчыгол укулары” дуслык күпере урнаштырды
    Зәйдә узган "Ялчыгол укулары"нда Ялчыгол туган һәм кайсыдыр бер чорда яшәгән Азнакай районы Чалпы һәм Мамадыш районы Кече Сөн авылларыннан да вәкилләр бар иде, сез аларны әлеге фотосурәттә күрәсез. "Ялчыгол укулары" шул рәвешле Зәй-Азнакай-Мамадыш җәмәгатьчелеген очраштырып, алар арасында дуслык күпере урнаштырды. Мондый укулар алга таба Азнакай һәм Мамадыш якларында да...
    517
    0
    0
Реклама
Реклама