Зәй офыклары

25 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 25 сентябрь 2014 - 12:15
    Зәйлеләр “Татарстан яшьләре” газетасы призына үзләрен сыный
    Алабугада яшүсмерләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призына республика беренчелеге уза. Анда Зәйдән тулы бер команда катнаша. Аларны ярышка тренер Илсур Зыятдинов әзерләде.
    573
    0
    0
  • 25 сентябрь 2014 - 11:57
    Зәйдә Өлкәннәр көнендә быел да хәйрия ярминкәсе оештырылачак
    Агымдагы елда да Өлкәннәр көне уңаеннан район-шәһәр мәктәпләре, политехник колледж студентлары үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне очсыз бәядән өлкәннәргә тәкъдим итәчәк. Хәйрия ярминкәсе 1 октябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылачак.
    0
    0
    0
  • 25 сентябрь 2014 - 11:55
    Зәйлеләр тулы куәткә шикәр кайната
    Зәй шикәр заводында тулы куәткә эш бара. Бүгенге көнгә завод 230516 тонна татлы тамыр кабул итте, 130000 тонна чимал эшкәртте, 16118 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Күрсәткечләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда, артып киткән. Пычраклылык -10,4, шикәрлелек 16,8 процент тәшкил итә. Иң күп чөгендер "Зәй шикәре"ннән килә, кичә әлеге...
    2108
    0
    0
  • 25 сентябрь 2014 - 11:53
    “Зәй шикәре” чөгендере куандыра
    Зәй басу-кырларыннан 2940 гектарда 104076 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Бу барлык басуның 34 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 354 центнер тәшкил итә. Иң күп чөгендер уңышы "Зәй шикәре" агрофирмасында. Биредә уңыш гектарыннан 482 центнер тәшкил итә, "Зәй"дә ул - 439, "Восток"та 236 центнер. Татлы тамыр алу белән бергә,...
    0
    0
    0
Реклама