Зәй офыклары

29 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 29 сентябрь 2014 - 12:32
    “Энергетик”та иҗат сезоны ачылды
    Узган ялда "Энергетик" Мәдәният сараенда яңа иҗат сезоны ачылды. Сәхнәдә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче өлкән, урта буын һәм яшьләр чыгыш ясады.
    553
    0
    0
  • 29 сентябрь 2014 - 12:27
    Зәйдә Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар башланды (фоторепортаж)
    Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ел да Өлкәннәр көне уңаеннан төрле сәбәпләр аркасында оешма-предприятиеләре ябылган пенсионерларны бер табынга җыеп, алар өчен күңел ачу чарасы оештырыла. Бүген үзәктә шундый пенсионерлар өчен очрашу уздырылды. Анда район башкарма комитеты вазифаларын башкаручы Разиф Кәримов катнашып, өлкәннәргә изге теләкләрен юллады. Алар чәй табыны артында...
    1
    0
    0
  • 29 сентябрь 2014 - 11:46
    Зәйлеләр хоккей буенча шомара бара
    Кукмарада яшүсмерләр арасында хоккей буенча "Олимп" спорт мәктәбе призына район беренчелеге узды. Анда Зәйнең "Яшьлек" командасы I урынга лаек булды.
    3
    0
    0
  • 29 сентябрь 2014 - 11:43
    Зәйле Василийга тиңнәр юк
    Әлмәттә район авыллары арасында шахмат буенча ТР чемпионаты узды. Ирләр арасында узган ярышта Зәйдән Василий Васильеев җиңүче булды.
    480
    0
    0
  • 29 сентябрь 2014 - 11:40
    Чөгендернең шикәрлелеге артуга бара
    Шикәр чөгендере алу эше дәвам итә. "Зәй" агрофирмасы шикәр чөгендере алу һәм ташуда беренче урында бара. Әлеге хуҗалыктан заводка 41 мең 671 тонна татлы тамыр озатыла. Икенче урында "Зәй шикәре" агрофирмасы, бу хуҗалык басуларыннан 37 мең 033 тонна чимал озатылды. "Восток" агрофирмасы 27 мең 807 тонна татлы тамыр тапшырды. Шунысы...
    490
    0
    0
  • 29 сентябрь 2014 - 11:39
    Зәйлеләр Идел буе федераль округы беренчелегендә
    Ульяновск шәһәрендә яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Анда Зәйдән Олеся Данилова IIIурын алды.
    487
    0
    0
Реклама