Зәй офыклары

30 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 30 сентябрь 2014 - 10:48
    Игелекле эшмәкәр
    Зәй районы Суык-Чишмә авылы өлкәннәрен ел да Өлкәннәр көне уңаеннан әлеге авылда туып-үскән хәзерге көндә Әлмәттә яшәүче эшмәкәр Заһид Абдуллин күтәнәчли. Бүген дә ул авылдашларына азык-төлек төргәге өләште. Эшмәкәр авылга, мәчеткә дә һәрдаим булышып тора. Авыл өлкәннәре аңа бик рәхмәтле.
    0
    0
    0
  • 30 сентябрь 2014 - 09:20
    Яфрак үбә эзләр – җитте көзләр
    Зәй үзәк китапханәсе төрле контингент укучылар белән эшли. Өлкәннәр белән эшләү бүлеге "Өмет" клубына йөрүчеләр белән көз темасына багышланган чара үткәрде. Клубка йөрүче апалар көз турында шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укыды. Алыр үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган күргәзмә чарага үзенчәлек өстәде.
    520
    0
    0
  • 30 сентябрь 2014 - 09:19
    Зәйдә сөт ризыклары җитештерү цехы эш башлады
    Эшмәкәр Альберт Гайнуллин Иске Зәй бистәсендә сөт эшкәртү цехы булдырды. Эшмәкәр җитештергән сөт ризыклары Зәй кибетләрдә сатуга чыгарылды инде.
    441
    0
    0
  • 30 сентябрь 2014 - 09:16
    Иң күп уңыш “Зәй шикәре”ндә
    Зәй басу-кырларыннан 3614 гектарда 133718 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Бу барлык мәйданның 42,1 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 370 центнер тәшкил итә. Әлегә иң күп чөгендер "Зәй" агрофирмасында алынды - 47936 тонна, "Зәй шикәре"ндә ул - 47718, "Восток" агрофирмасында 37845 тонна. "Зәй шикәре"ндә иң күп уңыш - гектарыннан 489 центнер.
    402
    0
    0
  • 30 сентябрь 2014 - 09:15
    Чөгендер ташучы техника саны артуга бара
    "Зәй шикәр заводы"нда эш темплары артуга бара. Бүгенге көнгә завод 302272 тонна татлы тамыр кабул итте, 166928 тонна чимал эшкәртте, 21441 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Шунысы игтибарга лаек, чимал ташучы техника артуга бара. Ике көн элек чимал ташуда 605 машина эшләсә, ә хәзер алар 617 гә җитте.
    461
    0
    0
Реклама
Реклама