Зәй офыклары

1 октябрь 2014 яңалыклары

  • 1 октябрь 2014 - 13:05
    Сәхнәдә - Зәй өлкәннәре фоторепортаж
    Зәйдә Өлкәннәр көне чараларга бай уза. "Энергетик" Мәдәният сараенда алар өчен ял чарасы узды. Сәхнәдә өлкәннәр үзләре дә чыгыш ясады, мәдәният, иҗат йортлары, сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын карапта хозурланды.
    543
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 12:49
    Зәйдә өлкәннәргә – хәйрия ярминкәсе фоторепортаж
    Өлкәннәр көне уңаеннан бүген Зәйнең үзәк мәйданында район-шәһәр мәктәпләре, политехник колледж студентлары үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне очсыз бәядән өлкәннәргә тәкъдим итте. Әлеге ярминкәдән апа-агайлар кышка җитәрлек запас туплады.
    507
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 12:30
    Ялчыгол нәселе аңа рәхмәтле фото Имәнле имамы
    Зәй районы Имәнлебеш имамы Бари хәзрәт Нәҗмиев авылда дәфен ителгән Ялчыгол каберен, авылга кергәндә аның истәлегенә куелган һәйкәлне дә, биләмәсен карап тота. Имамга Ялчыгол нәселе рәхмәтле. Зәйдә күптән түгел узган "Ялчыгол укулары"нда ТР Диния нәзарәте җитәкчелеге Бари хәзрәткә рәхмәт сүзләре ирештерде.
    963
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 12:23
    Симашев музеенда – кунаклар фото
    Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә урнашкан Олимпия чемпионы Федор Симашев музее төзекләндерелгәч, биредә кунаклар еш була. Узган атанада биредә якташның Мәскәүдә яшәүче Кызы Юлия һәм башкалар туганнары булып китте. Алар якташыбыз истәлегенә куелган стеллага чәчәкләр куйдылар, музейга Симашевның шәхси әйберләре, кульязмаларын, фотоларын бүләк иттеләр, яшәгән нигездә булдылар.
    617
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 12:21
    Зәйдән сигез мөселман хаҗ кыла
    Хаҗ гамәле - исламның бишенче баганасы. Татарстаннан 1200 мөселман изге сәфәрдә, шуларның 8 - зәйле. Хаҗ кылучы якташлар арасында Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин да бар.
    835
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 12:01
    Матбугат ветераннары “Зәй офыклары” газетасы редакциясендә фото
    "Зәй офыклары" газетасы коллективы матбугат ветераннарын ел да кунакка дәшә. Быел да редакциядә коллектив Өлкәннәр көне уңаеннан ветераннар белән чәй табыны артында очрашып сөйләште, аралашты.
    545
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 11:46
    Зәй пенсионерлары сынатмый фото
    Зәй пенсионерлары иҗатта да, районның җәмәгать эшләрендә сынатмый. Өлкәннәр көнендә район җитәкчелеге бер төркем шундый өлкәнне юбилейлары уңаеннан котлады.
    510
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 10:49
    Көзге чакырылышта Зәйдән 100гә якын егет солдат булачак
    Бүгеннән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш старт алды. Район алдан ук армия яшендәге егетләрне барлау, медицина күзәтүләре үткәрү өчен комиссия эше башланган иде. Көзге чакырылышта районнан 100гә якын егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә алынырга тиеш. Шулай ук хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтәргә теләүчеләр өчен дә чакыру бара.
    571
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 10:45
    Зәй үзәк дәваханәсендә яңа табиблар эшли башлады
    Зәй район үзәк дәваханәсендә тар белгечләргә ихтыяҗ зур булуын истә тотып, эшкә травматолог, невропотолог, хирург чакырылды. Алар -Рөстәм Рәис улы Хәлиуллин (травматолог) , Олеся Витальевна Хәлиуллина (невропотолог), Корбан Булачев Умаргаджиевич (хирург).
    833
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 10:40
    Зәйдә белем һәм тәрбия бирү тиешле югарылыкта булырга тиеш, диде районның яңа җитәкчесе (фотолар)
    Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыфалар башкаручы Разиф Кәримов мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү программаларының үтәлеше барышын күзәтү максатында, гражданлык шәхесен формалаштыру һәм милли мәгариф муниципаль программалары буенча үткәрелгән сөйләшүләрдә катнашты. Башта ул җәйге чорда республика программасы буенча капиталь төзекләндерү үткәрелгән шәһәрнең 3нче мәктәбендә булып, биредә тудырылган шартлар белән танышты, укучылар...
    622
    0
    0
Реклама