Зәй офыклары

9 октябрь 2014 яңалыклары

  • 9 октябрь 2014 - 12:34
    Зәйнең 25 укытучысы спартакиадада катнаша
    Иртәгә Казанда мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы үтәчәк. Анда безнең районнан спортта үзләрен иң яхшылар дип таныткан 25 укытучы катнашачак.
    683
    0
    0
  • 9 октябрь 2014 - 12:18
    Үзәктә - музыкаль кунакханә
    "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Музыка көне уңаеннан "Музыкаль кунакханә" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Китапханәчеләр Айгөл Камалиева белән Галина Лаврентьева Музыка көненең килеп чыгу тарихы, композиторлар турында сөйләделәр, кинофильмнар өчен язылган музыка буенча викторина үткәрделәр.
    641
    0
    0
  • 9 октябрь 2014 - 12:18
    “Чордаш" клубында укытучы һөнәре турында сөйләштеләр
    Зәй үзәк китапханәсенең яшьләр бүлегендә югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауга ярдәм итү буенча "Чордаш" клубы эшләп килә. Клубның чираттагы утырышы Укытучылар көне уңаеннан укытучы һөнәре сайлауны күздә тотып оештырылды
    486
    0
    0
  • 9 октябрь 2014 - 11:28
    Субсидиягә хокукны рәсмиләштерү дәвам итә
    Зәй социаль яклау бүлегенә җылылык буенча субсидия алуга хокукны рәсмиләштерү өчен 2449 кеше мөрәҗәгать иткән Бу күрсәткеч узган елгы күрсәткечекә тигезләште. Эш ноябрь аенда да дәвам итәчәк.
    1
    0
    0
  • 9 октябрь 2014 - 10:47
    Зәйдә ата-аналарга хокукларын һәм бурычларын аңлаталар
    Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә яшүсмерләр арасындагы тискәре күренешләргә юл куймау атналыгы кысаларында гомумшәһәр ата-аналар конференциясе үткәрелә. Анда балигъ булмаганнар эшләре буенча җаваплы затлар, прокуратура хезмәткәрләре катнаша. Конференция "Ата-аналар хокуклары һәм бурычлары" дигән тема астында оештырыла.
    0
    0
    0
  • 9 октябрь 2014 - 09:54
    7 октябрьдән мәктәп өчен ата-аналардан акча җыю тыелды
    7 октябрьдән республикада ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча җыюны тыю турында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган,хат барлык районнарның мәгариф идарәләренә, килде. Анда мәктәп, сыйныф һәм башка кирәк-яраклар өчен ата-аналар комитеты, попечительләр советы, хәйрия фонды вәкилләре аша мәгариф оешмасы өчен акча җыю тыелуы турында хәбәр...
    662
    0
    0
  • 9 октябрь 2014 - 09:41
    Зәйнең мәшгульлек үзәгенә яңа җитәкче билгеләнде
    Бүген Зәй мәшгульлек үзәгенә җитәкче билгеләнде. Ул моңа кадәр әлеге вазифаларны башкарган Екатерина Андреева. Екатерина Валерьевна Зәй шәһәрендә 1982 елда туган, шәһәрнең 4 нче мәктәбен тәмамлаган. Ике югары белемле, оештыру сәләтенә ия, куелган бурычны җиренә җиткереп башкарырга сәләтле белгеч дип, тәкъдим итте аны коллективка район Советы аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина....
    1
    0
    0
  • 9 октябрь 2014 - 07:17
    Комиссия утырышы булды
    Район Советының социаль яклау,балалар һәм яшьләре буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр өчен оештырылган социаль кафе эшчәнлеге, мәдәният, яшьләр эшләре идарәләренең яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә эш формалары һәм юнәлешләре, 2014 елда мәктәпне тәмамлаучыларның кайларда урнашуы турында мәсьәләләр каралды. Утырышта район башлыгы...
    977
    0
    0
  • 9 октябрь 2014 - 04:03
    Зәйдә мәктәпне тәмамлаучыларның 90 проценты югары уку йортларында укырга керде
    2013-2014 уку елында шәһәр-районда XI сыйныфны 259 укучы тәмамлаган иде. Шуларның 233е (90 проценты) югары уку йортларына укырга кергән. Егет-кызларның 51 проценты (119 кеше) - бюджет хисабына, 49 проценты (114 кеше) түләп белем ала. Шуныкын да әйтик, 33 зәйле Россия югары уку йортларында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Самара) укый. Мәктәпне медальгә...
    567
    0
    0
Реклама
Реклама