Зәй офыклары

13 октябрь 2014 яңалыклары

  • 13 октябрь 2014 - 12:39
    Зәйдә 15 пенсионер компьютер белән эшләргә өйрәнә
    Пенсия фонды идарәсе аша 15 пенсионер компьютер белән эшләүгә өйрәнү серләрен үзләштерергә кереште. Быел укулар балалар иҗат йортында һәр шимбәдә оештырыла. 74 сәгатькә сузылган курсларда өлкәннәр интернет челтәре мәгълүматларын алырга, текст җыярга, интернет челтәре аша кайбер төр кабул итүләргә язылырга өйрәнә.
    509
    0
    0
  • 13 октябрь 2014 - 11:46
    Зәйдә юл һәлакәтендә ике кеше үлде
    Узган шимбәдә Зәй - Чаллы юлының 35нче километрыда кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәте булды. 18 сәгать 40 минутта Чаллы ягыннан килүче, халык телендәге "каблук" машинасы арттан килгән чит ил маркалы автомобиль бәрдерү нәтиҗәсендә, беренче машинаны йөртүче идарә итүдә контрольне югалтып, каршы як полосадан хәрәкәт итүче "Газель"га бәрелә. Нәтиҗәдә "каблук"тагы...
    1136
    0
    0
  • 13 октябрь 2014 - 10:18
    Сәламәтлекләрен ныгыталар
    Зәй халыкны социаль яклау бүлеге мохтаҗ һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның ялын оештыру һәм сәламәтлекләрен ныгытуга игътибарлы. Бу көннәрдә Зәйдән 9 бала "Азнакай" шифаханәсендә сәләмәтлекләрен ныгыта. Ике көннән тагын 10 бала Чистайның "Раздолье" шифаханәсенә ял итәргә китәчәк.
    666
    0
    0
  • 13 октябрь 2014 - 09:34
    Сәвәләйлеләр сезонны Покрау бәйрәме белән ачты
    Зәй районы Сәвәләй мәдәният йорты агымдагы ел иҗат сезонын Покрау бәйрәме тамашасын күрсәтүдән башлады. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге чараны укучылар өчен авыл китапханәсе һәм мәктәп белән берлектә оештырды.
    617
    0
    0
  • 13 октябрь 2014 - 09:34
    Зәй шикәр заводына тәүлегенә 6,5 мең тонна чимал килә
    Зәй шикәр заводына Зәй районы басу-кырларыннан 195 мең тонна чимал китерелде. Бу күрсәткеч тәүлегенә 6,5 мең тонна тәшкил итә. Татлы тамыр алуга беренчеләрдән булып керешкән "Зәй" агрофирмасы барлык шикәр чөгендере мәйданының 71 процентында эш башкарды. "Восток" белән "Зәй шикәре" агрофирмаларында да яртылаштан артык чөгендер алынды инде.
    0
    0
    0
  • 13 октябрь 2014 - 07:21
    Зәй укытучылары гер күтәрүдә көчле
    Зәй педагоглары республика мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасыннан аерым спорт төрләре буенча уңышлар яулап кайтты. Гер күтәрүдә зәйлеләр - икенче, ә җиңел атлетика ярышларында сигезенче булдылар.
    536
    0
    0
  • 13 октябрь 2014 - 07:10
    Зәйдә диспансеризация үткәрү нәтиҗәсендә 58 кешедә төрле авырулар ачыкланган
    Агымдагы елда Зәй үзәк дәваханәсендә диспансеризацияне 6301 кеше үткән. Бу барлык медицина тикшерүләре үтәргә тиешлеләрнең 76,7 процентын тәшкил итә. Тикшерү үткәннәрнең 58ендә төрле авырулар ачыкланган. Шуларның 7се - онкологик, 9ы - шикәр - чире авыруы диагнозы куелучы. Әлеге төр авыруларны башлангыч чорында ачыклау дәвалау курсларының нәтиҗәлелеген арттыра, шуңа күрә диспансеризация...
    762
    0
    0
  • 13 октябрь 2014 - 07:03
    Зәйдә яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең күпчелеген урлашу очраклары тәшкил итә
    Зәй районында агымдагы елда яшүсмерләр тарафыннан 9 җинаять кылынган, бу, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, икегә артык. Хокук бозуларның күпчелеге -урлашу, талау. Балигъ булмаганнар арасында тискәре күренешләргә каршы көрәш атналыгында мәктәпләрдә алып барылучы очрашуларда сүз шул темаларга алып барылды.
    0
    0
    0
Реклама
Реклама