Зәй офыклары

14 октябрь 2014 яңалыклары

  • 14 октябрь 2014 - 11:07
    Зәйнең 3нче мәктәбе укучылары икенче Бөтенроссия гимназиядасыннан җиңү белән кайтты
    3нче мәктәп укучылары Орел шәһәреннән кайттылар. Алар биредә 7 - 10 октябрьдә үткәрелгән икенче Бөтенроссия гимназиядасында катнашты. Әлеге мәктәптән 11 укучы ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан республика данын яклау өчен җибәрелгән иде. Җиңел атлетика ярышлары буенча республиканың мәктәп укучылары спартакиадасында зур җиңүләр яулаган балалар бу юлы да сынатмады. Россиянең 28 төбәгеннән...
    654
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 10:14
    Зәйдә шикәр кайнату темплары артканнан-арта бара
    Зәй шикәр заводында шикәр кайнату тәүлек әйләнә алып барыла. Бүгенге көнгә завод барлыгы 447287 тонна татлы тамыр кабул итте, 270067 тонна чимал эшкәртте, 37241 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Күрсәткечләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда, күпкә артык. Бу көннәрдә яңгырлар булу сәбәпле, чөгендернең пычраклылыгы арта төшкән.
    1580
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 09:58
    Зәй хаҗилары изге сәфәрдән кайта башлады
    Зәйдән изге урыннарда хаҗ кылырга 8 мөселман киткән иде. Беренче төркемдә булган 5 хаҗи кайтты инде. Якын көннәрдә калганнары да изге сәфәрдән кайтыр дип көтелә.
    3
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 09:51
    Зәй авыллары да агач утырта
    Татарстанда игълан ителгән "Урман утырту көне" акциясеннән Зәй авыл җирлекләре дә читтә калмады. Җирлекләрдә барлыгы 1023 төп миләш, каен, тополь, чыршы, юкә, нарат, алмагач, груша, чия агачлары утыртылды. Акциядә 426 кеше катнашты.
    610
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 07:36
    Аптыраш
    Без - Югары Шепкә авылында яшәүче бер төркем өлкәннәр, сентябрь ае өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр квитанциясендә "полив" дигән бүлекнең әле һаман алынмавына аптырадык. Сентябрьдә нинди су сибү булсын инде, бөтен бакча уңышын казып алып бетердек бит... Узган елларда ул майдан августка кадәр генә була иде. Су куллануда яңа законнар...
    639
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 07:10
    Зәй районы авылларында яшәүче йөкле хатын-кызлар юл компенсациясе ала
    Зәй районында кабул ителгән "Сәламәт ата-аналар - сәламәт балалар" муниципаль программасы нигезендә авыл җирләрендә яшәүче йөкле хатын-кызларга район үзәгенә дәваханәгә бару өчен юл чыгымнары кире кайтарыла. Агымдагы елда бу мөмкинлектән 37 хатын-кыз файдаланды. Аларга җирле бюджеттан 24712 сум акча түләнде.
    4165
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 07:02
    Мәдәни мирасыбызны пропагандалап, фотоконкурста катнашыйк!
    Россиядә Мәдәният елы уңаеннан мәдәни мирасны саклау фонды "Буыннар байлыгы" ("Достояние поколений" ) дип аталган Халыкара фотоконкурс игълан итте. Ул агымдагы елның 25 гыйнварыннан 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйге Россия халыклары мәдәни мирасын популярлаштыру, матурлыкны күреп бәяләү, яшь буында үткәнгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатын күз уңында...
    691
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 06:36
    Зәйндә хоккей буенча Бөтерроссия турниры булды
    Зәнең "Яшьлек" боз сараенда яшүсмерләр арасында хоккей буенча якташыбыз, Олимпия чемпионы Евгений Давыдов призына Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда "Нефтехимик" (Түбән Кама), "Яшьлек" (Зәй), "Лада" (Тольятти), "Челны" (Чаллы), "Дизель" (Пенза), "Ижсталь" (Ижау), "Южный Урал" (Орск), "Нефтяник" (Әлмәт), командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Нефтяник" (Әлмәт) командасы җиңүче дип табылды. Ярыш барышын...
    744
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 06:35
    Зәйдә ирекле көрәш буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте
    Зәйдә ирекле көрәш буенча яшүсмерләр арасында спорт мәктәбе беренчелеге узды. Ярышларда Артур Кәлимуллин, Алберт Бикхузин, Тимур Салихов, Максим Сергеев, Артур Маврин, Марат Шәрипов, Дмитрий Степанов, Илназ Латыйпов, Максим Соловьев, Данил Иванов, кызлардан Олеся Данилова, Аделина Маслова, Анастасия Яшиналар җиңүче дип табылды.
    811
    0
    0
  • 14 октябрь 2014 - 06:25
    Зәйнең алдынгы чөгендер алучылары
    Бугенге көндә Зәйдә шикәр чөгендере алуда алдынгы комбайнчылар - "Зәй" агрофирмасыннан Айдар Галимов белән Фазыл Яхин. Айдар Галимов - 512 гектар мәйданда 26,3 мең, Фазыл Яхин исә 347,5 гектардан 17,6 мең тонна чөгендер алуга иреште. "Зәй шикәре"ннән Иван Калинов 213,5 гектарда 10,8 мең, Иван Ионов исә 209,5 гектарда 10,7 мең...
    853
    0
    0
Реклама