Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күсәтү үзәгендә ял итүчеләр белән "Көз" бәйрәме үткәрелде. Көзге муллыктан төрле композицияләр ясалып, күргәзмә оештырылды. Әлеге ел фасылы турында матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, көзге сынамышлар да искә төшерелде. Зиһенне тагын да ныграк эшкә җигеп, кайбер кызыклы гына сорауларга җавап та эзләнде. Күпләр өчен сентябрь...