Зәй офыклары

17 октябрь 2014 яңалыклары

  • 17 октябрь 2014 - 10:24
    Зәй шәһәр прокуратурасы соравы буенча хезмәт хакы бурычлары өчен бер оешма җитәкчесен дисквалификацияләнде
    Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәт турындагы законны бозып, эшчеләргә үз вакытында хезмәт хакы түләмәү очраклары буенча җитди тикшерүләр үткәреп законлы чаралар күрүне активлаштырды. Соңгы тапкыр шундый тикшерүләр "Зәй агрохим" ҖЧШ үткәрелде. Биредә 35 хезмәткәргә 2522999,38 сум күләмендә хезмәт хакы бурычы җыелуы ачыкланды. Шәһәр прокуратурасы җәмәгать судьялары аппаратына әлеге оешмадан 1983209,99 сум...
    829
    0
    0
  • 17 октябрь 2014 - 09:35
    Зәйнең Кабан-Бастрык авылы мәктәбе остаханәсенә яңа техник җиһаз кайта
    Зәйнең Түбән Биш авылы мәктәбе - агымдагы уку елында район башлыгы грантына ия булучы мәктәпнең берсе. 100 мең сумлык сертификат мәктәптә уңышлы эшләп килүче техник иҗат эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында кулланылачак. Бу көннәрдә аларга Санкт-Петербургтан махсус заказ белән биш төрле станок кайтартылачак. Аларны республика күләмендә үрнәк эшләре белән...
    835
    0
    0
  • 17 октябрь 2014 - 07:55
    Зәй укучылары патриотик җырлар республика бәйгесенә әзерләнә
    Зәй мәгариф идарәсе мәктәп укучылары арасында патриотик җырлар башкару осталарын ачыклау йөзеннән, махсус дискларга яздырылган балалар җырларын кабул итә. Иң яхшы чыгышлар сайлап алынып, республика конкурсына җибәреләчәк. Моңа кадәр әлеге бәйгедә педагог Ольга Павлова кул астында шөгыльләнгән балалар призлы урыннары белән сөендереп килде. Быел да патриотик рухтагы җырларны башкаруда Зәй...
    0
    0
    0
  • 17 октябрь 2014 - 07:31
    Зәйдә яшьләр ГТО нормалары тапшыра (фотолар)
    1 сентябрьдән Россиядә кертелгән ГТО ("Хезмәт һәм оборонага әзер") нормативларын тапшыру районда мәктәп укучылары арасында башланып киткән иде. Хәзер үзләренең физик әзерлекләрен 24 - 29 яшьлек яшьләр сынап карау этабына кереште. Бүген Зәйнең физкультура-спорт өчен заманча шартлар тудырылган 6нчы һәм 7нче мәктәпнең спорт мәйданчыклары нигездә эшче яшьләрнең нормативларны тапшыру урынына...
    981
    0
    0
  • 17 октябрь 2014 - 07:13
    Йорты – авыл бизәге
    Әлеге бизәкләп эшләнгән күркәм йорт Чыбыклы авылында гомер кичерүче, терлекчелек тармагында зур хезмәт куйган, республикада билгеле кешеләр Миндоха белән Миннәхмәт Хәмидуллиннарныкы. Икесе дә бозау карап, көнне-төнгә ялгап эшләгән Хәмидуллиннар йорт-җир, каралты-кураның төзеклегенә, матурлыгына да игътибарлы булырга вакыт тапканнар. Миндоха апа - "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены, өченче дәрәҗә "Хезмәт даны" ордены...
    1480
    0
    0
  • 17 октябрь 2014 - 06:45
    Сәүдә хезмәткәрләре бәйгегә чыга
    Республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан конкурс игълан ителә. Бу өлкә өчен гадәти булмаган бәйге чыннан бик кирәкле һәм отышлы. Ул сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең һөнәри яктан үсешен тәэмин итүгә, аларның һөнәри эшчәнлектә ике дәүләт телен дә куллану тәҗрибәсен җәелдерү юнәлдерелгән. Конкурс 24 октябрьдән старт алып, 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк....
    569
    0
    0
  • 17 октябрь 2014 - 06:31
    Армиянең әзерлек мәктәбе
    Радиопеленгация - радиодулкыннар нурланышына нигезләнеп юнәлешне билгеләү белән шөгыльләнүче өлкә. Ул кешелек дөньясында төрле өлкәләрдә актив кулланыла. Флотта, армиядә радиопеленгация ярдәмендә су һәм һава техникаларының кайда урнашуын, хәрәкәт юнәлешен белергә, аларны контрольдә тотарга ярдәм итә. Спортта да ул үз урынын тапты. Радиопеленгациягә нигезләнгән күптөрле кызыклы спорт чаралары үткәрелә башлады. Ярышларда...
    635
    0
    0
Реклама
Реклама