Зәй офыклары

20 октябрь 2014 яңалыклары

  • 20 октябрь 2014 - 12:34
    Зәйнең “Яшүсмер” командасы республикакүләм ярышта беренче урын алды (фотолар)
    Бүген Зәй эчке эшләр бүлегендә 3нче мәктәпнең "Яшүсмер" дип исемләнгән җыелма командасы, бүлек башлыгы Валентина Усачева тарафыннан тәбрикләнеп, истәлекле бүләкләр алды. Әлеге команда 17 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә республиканың "Динамо" физкультура-спорт оешмасы, "Динамо" балалар фонды һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе оештырган "Бергәләп старт алабыз!" спорт ярышларында беренче урын...
    0
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 12:19
    Күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты
    Зәй үзәк китапханәсе фойесында Мәдәният елы уңаеннан китапка мәдхия укылган "Китап - тормыш көзгесе" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Анда төрле темага төрле жанрдагы китап-басмалар урын алган. Әлеге күргәзмә киң катлам укучыларда кызыксыну уятты.
    549
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 11:37
    Ике авыл хатын-кызлары осталыкта ярышты
    Зәй районы Югары Мәлем авылы мәдәният хезмәткәрләре ижади эшләүләре белән аерылып тора. Алар узган ялларда Халыкара авыл хатын-кызлары көне уңаеннан тематик кичә уздырды. Чарада Сармашбаш һәм Югары Мәлем авылларыннан төрле тармакта хезмәт куючы хатын-кызлар осталыкта, житезлектә көч сынашты.
    741
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 11:36
    Зәйдә шикәр кайнату дәвам итә
    Зәй шикәр заводында шикәр кайнату әле тулы куәткә бара. Бүгенге көнгә завод барлыгы 461267 тонна татлы тамыр кабул итте, 314023 тонна чимал эшкәртте, 44068 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Бу көннәрдә яңгырлар булу сәбәпле, чөгендернең пычраклылыгы арта төшкән: ул 10-12 процент тәшкил итә. Зәй районы басу-кырларыннан 5443 гектарда 217720 тонна...
    2
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 11:31
    Иске Тәкмәктә күпфункцияле үзәк төзеләчәк
    Зәйдә республика программасы буенча тагын бер күпфункцияле үзәк төзеләчәк. Аның буенча җир эшләре башланды инде. Ул Иске Тәкмәк авылында булачак, анда клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә урын алачак. Яңа клуб авыл уртасында заманча һәм 100 урынлы булачак.
    532
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 10:22
    50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер юк ителде
    Зәй шәһәр прокуратурасы наркотикларның законсыз әйләнеше буенча тикшерүләр алып барганда, районның Югары Шепкә һәм Иске Пәлчекәү авыллары арасында 50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер үсүен ачыклады. Авыл җирлеге башкарма комитетының җирлеккә караган территорияне даими контрольдә тотмавы, үз вакытында тиешле чара күрмәве әлеге урында күпләп киндер үсүгә һәм составында наркотик матдә...
    593
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 07:46
    Зәй мәктәпләрендә - пенсия турында сөйләштеләр
    Узган атнада Россия күләмендә Бердәм пенсия грамоталылыгы көне узды. әлеге чарадан Пенсия фондының Зәй шәһәр-район идарәсе дә читтә калмады. Аның максаты - Россия яшьләренең пенсия буенча һәм социаль юнәлештә белемнәрен күтәрү, киләчәктә үзеңә лаеклы картлык яки пенсия формалаштыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлату. Белгечләр политехник колледжда һәм 6нчы мәктәптә укучылары...
    645
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 07:29
    Иң актив почтальонга - 30 мең сум
    "ТАТМЕДИА" ААҖ 2015 елның I яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе кысаларында почтальоннар арасында республика конкурсы үткәрә. Бәйгенең шартларына килгәндә, ул «Татмедиа» басмаларына язылучыларның санын, узган ел белән чагыштырганда, ким дигәндә, 5 процентка арттырып үтәүдән гыйбарәт. Комиссия "Иң яхшы шәһәр почтальоны", "Кечкенә шәһәрләрнең иң яхшы почтальоны" (Зәй бу номинациядә катнаша), "Иң яхшы...
    523
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 07:03
    Зәйдә эшче яшьләр ГТО нормаларын тапшыра башлады (фотолар)
    Зәйдә эшче яшьләр, яңгыр явып торуга карамастан, ГТО нормасын үтәргә күпләп җыелды. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә - педагоглар, 7нче мәктәптә оешма, предприятиеләр эшче яшьләре сынау тотты. Аеруча үзәк дәваханә, ГРЭС, район башкарма комитеты, "Зәй су каналы", милек мөнәсәбәтләре палатасы, яшьләр эшләре, мәдәният, спорт идарәләрендә хезмәт куючылар активлык күрсәтте. Алар 60, 100,...
    498
    0
    0
  • 20 октябрь 2014 - 04:02
    Авыл кызлары ярышты (фотолар)
    Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе "Авыл гүзәле" бәйгесе үткәрде. Төп максат авыл җирлекләрендә яшәүче гүзәл затларның уңганлыгын, булганлыгын, тапкырлыгын, актив яшәү рәвешен алып баруын күрсәтү иде. Бәйгедә Бохарайдан Ирина Назарова, Ал. Бистәсеннән Людмила Горваль, Якты Күлдән Татьяна Әхмәтова, Карманнан Рамилә Мөхәтимова, Чыбыклыдан Әлфия Мөхәммәтҗанова, Югары Шепкәдән Рәфинә Мостафина, Сәвәләйдән Татьяна Слепцова...
    562
    0
    0
Реклама
Реклама