Зәй офыклары

22 октябрь 2014 яңалыклары

  • 22 октябрь 2014 - 12:05
    Зәй музей хезмәткәрләре проектларны кыю гамәлгә ашыра
    "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә Зәй туган як тарихын өйрәнү музее "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә "Татар туе яратучы йөрәкләр бәйрәме" проекты буенча җиңү яулады. Әлеге проект 60 мең сум грант белән бәяләнде. Проект үз алдына элекке татар традицияләрен, туй йолаларын кире кайтаруны максат итеп...
    547
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 11:41
    Һава температурасы кисәк суыну көтелә
    Республикада, шул исәптән безнең районда да, атнаның икенче яртысында һава температурасының кинәт төшүе көтелә. Көндез һава температурасы 4-10 градуска, төнлә белән 6дан 15 градуска кадәр төшү ихтимал дип искәртә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Юлларда бозлавык булу исә руль артына утыручылардан аеруча саклык сорый.
    493
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 10:27
    Баулыдан мактау Грамотасы белән
    Баулыда заман шартларында чуаш мәдәниятен саклау буенча республика семинары узды. Анда Зәй районы Гулькин авылы китапханәчесе, "Палан" чуаш фольклор ансамбле солисты Тамара Капитонова катнашты. Аңа заман шартларында чуаш мәдәниятен саклауда зур өлеш керткәне өчен сертификат, ТР Мәдәният министрлыгы һәм традицион мәдәниятне үстерү үзәге Мактау Грамотасы тапшырылды.
    710
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 10:04
    Булатның көче ташып тора
    Узган ялларда Казанда милли көрәш буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерүчеләр көне уңаеннан ТР министырлык призына республика ярышлары узды. Анда Зәйдән үз үлчәү авырлыгында Булат Гадершин IV урын алды. Аны ярышларга тренер Илфат Гадершин әзерләде.
    615
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 09:52
    Зәй үзәк дәваханәсендә “АК БАРС-Мед” иминият компаниясе” пациентлар белән очрашты
    Зәй үзәк дәваханәсендә" "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" ҖЧШ филиалы белгечләре пациентлар белән медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрде. Иминиятләнгән затлар аеруча медицина хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тоту дәрәҗәсе белән кызыксынды. Филиал директоры урынбасары Наталья Созина иминиятләнүчеләрнең бурычларын һәм хокукларын җентекләп аңлатты, сөйләшү кулланучылар хокукын яклау бүлегенә...
    711
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 07:22
    25-26 октябрь көннәрендә Казанда республикакүләм Рөстәм Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь “БикаФест” фестивале узачак.
    Унөченче тапкыр оештырылучы әлеге проектта Казан, шулай ук Татарстанның төрле районнарыннан яшьләр катнаша. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Сәләт" Татарстан яшьләр иҗтимагый фонды, "Казанский завод синтетического каучука" ААҖ тарафыннан оештырылучы проектта республикабызның сәләтле яшьләре катнаша. Быелгы "БикаФест" фестиваленә 200ләп конкурсант гариза биргән. http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/37787-%E2%80%9Cbikafest%E2%80%9D-tatarstannyi%D2%A3-s%D3%99l%D3%99tle-yashl%D3%99ren-barlyiy.html
    773
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 07:03
    Татар календаре чыгарырга акча җыялар
    "Татар календаре" ай исемнәренең милли аталышын янәдән кулланышка кайтара. Мардизайн студиясе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңа 2015 елга "Татар календарен" бастырып чыгару өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя. Проект популяр Бумстартер сәхифәсендә алып барыла. Татар календаре дөнья күрсен өчен 43 мең сум күләмендә акча кирәк. Шуның 29 меңе инде...
    537
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 06:37
    КХТИ белгечләре белән очраштылар
    Татар гимназиясендә шәһәр һәм районның X-XI сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр көне" үтте. Биредә яшьләр Казан дәүләт технология университеты белгечләре белән очрашты. Укучылар әлеге уку йортында белем алу тәртибе, кайсы фәннәргә ныклы игътибар бирелүе, уку йортын тәмамлагач эшкә урнашу мөмкинлекләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
    662
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 06:18
    Зәйнең педотряд эшчәнлеге “Йолдызлык” фестивалендә югары бәя алды
    Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе каршында җәйге чорда эшләгән педагогик отряд әгъзалары Казанда " Йолдызлык" фестивалендә катнашты. Шәһәрдә һәр җәй саен күпкатлы йортлар ишегалларында оештырылучы лагерьлар республика күләмендә уңай бәяләнде. Фестивальдә дә педотряд әгъзәләре оештыру сәләтенә ия булулары, балаларны җәлеп итәрдщй үзенчәлекле уеннар уйлап табулары белән аерылып торды. Биредә алар башка...
    747
    0
    0
  • 22 октябрь 2014 - 06:15
    Автомобиль тәгәрмәчләрен кышкы резиналарга алыштыру зарур!
    Көзге еш үзгәрүчән һава торышында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең юл шартларына игътибар бирмәве нәтиҗәсе. Көзге-кышка чорга керүгә автомобильләргә кышкы энәле тәгәрмәчләр кую мөһим. Әмма тәгәрмәчләрнең берсенә - җәйге икенчеләренә кышкы тәгәрмәчләр кую да һәлакәтләр килеп чыгу куркынычын арттыра. Шулай ук резиналарның тузу дәрәҗәсен дә аерым...
    0
    0
    0
Реклама
Реклама