Зәй офыклары

30 октябрь 2014 яңалыклары

  • 30 октябрь 2014 - 13:35
    Зәй имамнары киңәште
    Зәй "Нур" мәчетендә гыйбадәтханәләрдә дин дәресләре алып баручы имамнар очрашып, мөхтәсибәт мәхәлләләрендә әхлак һәм дин сабаклары алып баруны оештыру буенча фикер алышты. Җыенда "Ислам" балалар лагерьлары оештыру, мәктәпләрдә хәләл ризык белән тукландыру һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
    872
    0
    0
  • 30 октябрь 2014 - 12:27
    Зәйнең яшь биологлары сынатмый (фотолар)
    Зәйнең 7нче мәктәбе укучылары "Яшь биологлар республика турниры" IV республика бәйгесендә призлы урын алды. Анда биология укытучысы Юлия Иплина җитәкчелегендә Алена Фокина, Александр Попов, Анастасия Кудинова, Полина Мишеевадан торган команда катнашты. Беренче турга Татарстанның төрле районыннан катнашырга теләк белдереп, 70 заявка бирелгән. Шулар арасыннан 18 команда икенче турга сайлап алынган....
    0
    0
    0
  • 30 октябрь 2014 - 12:21
    Зәйдә ОРВИ белән авыручылар кими
    Ел саен көзге-кышкы чорда, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, эпидемиологик хәл кискенләшә. Зәй санитария эпидемиология һәм гигиена үзәге мәгълүматлары буенча, 2014-2015 еллар сезонында ОРВИ диагнозы куелучылар сентябрь башында теркәлгән. Беренче тапкыр 62 кешенең авыру очрагы билгеләнгән. Ә иң күпләп авыру очраклары сентябрь уртасына...
    874
    0
    0
  • 30 октябрь 2014 - 10:13
    “Зәй” агрофирмасында чөгендер казу төгәлләнде
    Зәй районы басу-кырларында шикәр чөгендере алу авыр шартларда бара. Чөгендер алучы комбайнчылар татлы тамырны югалтуларсыз җыеп алырга тырыша. Барлык 6979 гектарда татлы тамыр җыеп алынды. Бу - барлык мәйданның 81 проценты дигән сүз. "Зәй" агрофирмасында эш төгәлләнде. Әлеге агрофирма комбайнчылары "Восток" агрофирмасында чөгендер алуга кушылды. "Зәй шикәре" агрофирмасында чөгендер -...
    710
    0
    0
  • 30 октябрь 2014 - 08:31
    Зәй районында киләсе ел уңышы өчен орлык житәрлек булачак
    Зәй районында киләсе ел уңышы өчен 9 мең 700 тонна орлык әзерләнгән. Район лабораториясендә 2 мең 700 тонна орлык сыйфаты тикшерелде. Агрофирмалар өчен орлык исә (ул 7 мең тонна) Тукай районы "Кама" агрофирмасы орлык заводында әзерләнә. Кыскасы, Зәйдә киләсе ел уңышы өчен орлык җитәрлек булачак.
    1379
    0
    0
  • 30 октябрь 2014 - 06:34
    Зәйдән Резидә - кулланучылар хокукларын яклау законнарын иң яхшы белүчеләрнең берсе
    2012 елның сентябрендә Татарстанда беренче тапкыр кулланучылар хокукларын яклау буенча төбәк программасы кабул ителде. Хәзер исә республикада "2014-2020 елларга Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасы үсеше" максатчан программасы гамәлдә. Аның кысаларында агымдагы елның 17 сентябреннән "Кулланучылар хокукын яклау" дип аталган мәктәп укучылары республика олимпиадасы старт алды. Аны республика дәүләт алкоголь...
    594
    0
    0
  • 30 октябрь 2014 - 04:58
    Югары Мәлем мәктәбе укучылары актив
    Югары Мәлем мәктәбе укучылары даими рәвештә республика күләмендә узучы төрле конкурсларда үзләрен сыный. Алар бу көннәрдә бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышланган республика конкурсының рәсем номинациясенә эшләрен җибәрде. Конкурска нәтиҗә ноябрь аенда ясалачак.
    805
    0
    0
Реклама
Реклама