Зәй офыклары

31 октябрь 2014 яңалыклары

  • 31 октябрь 2014 - 12:56
    Зәйдә хәрби-патриотик клублар фестивале үтә
    Зәй районында хәрби-патриотик тәрбия бирүгә җитди игътибар бирелә. Әлеге максаттан мәктәпләрнең хәрби-патриотик клублары арасында фестиваль игълан ителде. Яшүсмерләр клублары үзенчәлекле проектлар тәкъдим итәргә тиеш. Фестивальгә нәтиҗә 5 декабрьдә ясала. Беренче урынга 50 - мең, икенчегә - 30 мең, өченчегә 15 мең сум акчалата бүләк биреләчәк. Акча шушы мәктәпнең хәрби-патриотик клубы...
    908
    0
    0
  • 31 октябрь 2014 - 12:05
    Зәйдә авыл мәктәбендә “ Гражданин шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше каралды (фотолар)
    Зәй районы мәгариф өлкәсендә " Гражданин шәхесен формалаштыру" муниципаль программасын гамәлгә ашыру максатында үзенчәлекле эш алымнары кулланыла. Милли мәгариф, патриотик тәрбия беренче планга куелган әлеге программа кысаларында һәр мәктәп, үзенә генә хас эш методларын булдырып, укыту-тәрбия белән шөгыльләнергә тырыша. Һәм һәр уңай тәҗрибә башка мәктәпләргә дә җәелдерелә. Бүген " Гражданин...
    0
    0
    0
  • 31 октябрь 2014 - 11:46
    Микроспория белән авыручылар арткан
    Зәйнең санитар-эпидемиология гигиена үзәге мәгълүматлары буенча, район территориясендә микроспория авыруының артуы күзәтелә. 9 айлык күрсәткечләр буенча,үткән елга карый авыручылар саны 3,6 мәртәбә арткан. Ягъни 2013 елда 8 очрак теркәлсә, 2014тә 29 очрак. Иң күп авыручылар сентябрь аенда теркәлгән. Авыручыларның 72,5 проценты балалар. Микроспория авыруын йоктыручы балигъ булмаган яшьтәгеләр 6 балалар...
    754
    0
    0
  • 31 октябрь 2014 - 07:17
    Зәйдә “Яшь гаилә-2014” бәйгесе үтте (фотолар)
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе район һәм шәһәр яшьләрен актив яшәүгә тарту максатыннан төрле кызыклы чаралар оештыра. Шуларның берсе -"Космос" яшьләр үзәгендә үткән "Яшь гаилә-2014" бәйгесе. Бирегә шәһәрнең хезмәттә, спортта, җәмәгать эшләрендә, балалар тәрбияләүдә дә үрнәк яшь гаиләләре чакырылды. Кичә дәвамында гаилә кыйммәтләрен саклый белү темасы "кызыл җеп" булып барды. Ломагиннар,...
    822
    0
    0
  • 31 октябрь 2014 - 06:51
    Зәйдә төнлә тагын бер юл фаҗигасе булды
    Кичә төнлә Зәй - Түбән Кама юлының Аксар авылына якын урынында "КамАЗ автомобиле юл читенә әйләнә. Йөк машинасын йөртүче кырдан шикәр чөгендере ташу белән мәшгуль була. ЮХИДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, машина йөртүче, тизлек режимын контрольдә тотмау сәбәпле, начар һава торышы шартларында асфальт юлдан шуып читкә чыга һәм әйләнә. Бәхеткә, машина йөртүче...
    560
    0
    0
  • 31 октябрь 2014 - 06:19
    Йорты – авыл бизәге
    Бигеш авылындагы иң матур, бизәкләп эшләнгән йортта Маликова Розалия апа яши. Әлеге йорт авылыбызның йөзек кашы шикелле.Розалия апа гөлләр, чәчәкләр үстерегә ярата. Җәй көне аның бакчасында гына түгел, хәтта үзенең өй каршында урам ягында да аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Бу йортны агач остасы булган, Розалия апаның тормыш иптәше- Фаиз абый...
    601
    0
    0
  • 31 октябрь 2014 - 06:00
    “Ядегәр”не авыл тамашачысы көтә
    Зәйдә "Ядегәр" халык театры яңа тамашалары белән зәйлеләрне сөендереп килә. Узган ялларда коллектив "Шифаханәдә" дип исемләнгән миниатюрасы белән тамашачылар күңелен яулады. Үзешчәннәр авылларга да чыгарга планлаштыра. Бу көннәрдә коллектив Урта Баграж авылы халкы алдында чыгыш ясады.
    710
    0
    0
Реклама
Реклама