Зәй офыклары

5 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 5 ноябрь 2014 - 12:36
    Зәй гер күтәрүчеләренә тиңнәр юк
    Урыссуда гер спорты буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда Зәйдән Андрей Барсуков, Айнур Гатин, Александр Кодрабаев - II, Аркадий Брагин, Артем Черкасов III урын алды. Ирләр арасында исә Рафис Гатин җиңүче булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр командасы - II, ирләр командасы V урында. Зәй районы эстафета ярышларында III урынга...
    805
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:28
    Зәй футболчылары булдыра
    1-3 ноябрьдә Бөгелмәдә яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча республика беренчелеге узды. Анда Зәй футболчылары Бөгелмә, Азнакай, Лениногорс, Баулы, Ютазы, Сарман, Әлмәт командалары белән көч сынашып, җиңүче булды һәм беренчелекнең финал ярышларына узды.
    870
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 12:20
    Үзгәрешләр кертелде
    5 ноябрьдән машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тоту кагыйдәләре үзгәрү турында Россия хөкүмәтенең яңа карары гамәлгә керде. Таныклык алу өчен хәзер имтихан бары тик махсус һөнәри уку үзәкләрен тәмамлаучылардан гына алына, мөстәкыйль әзерлек исәпкә алынмый. Имтиханнарны теләсә кайсы ЮХИДИ бүлегендә тапшырырга мөмкин. Гамәли рәвештә имтихан тапшырганда механик һәм автомат...
    561
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 11:57
    Казахстан аракысын саткан
    Зәйдә читтән керүче спиртлы эчемлекләр белән сату итүчеләргә каршы җитди эш алып барыла. Күптән түгел Казахстан аракысын сатучы 43 яшьлек ир-ат тоткарланган. Тикшерү өчен материаллар Түбән Кама территориаль дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.
    659
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 11:22
    Зәйдә наркотик кулланып бер ир-ат үлгән
    Зәйдә наркотиклар кулланып бер ир-ат үлгән. 1982 елгы ир-егет билгесез психотроп матдә белән агуланган дип фаразлана. Бу хәл тагын бер мәртәбә наркотиклар куллануның кеше гомере өчен аяныч төгәлләнүенә китерүе турында искәртә
    1
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 10:29
    Яңа проектка Зәй балалары да кушылды (фотолар)
    Татарстанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты старт алды. Кече яшьтән үк баланы мәдәниятле, сәнгати кыйммәтләрне аңлаучы, рухи яктан бай, әдәбиятыбыз-мәдәниятыбыз тарихын белүче зыялы кешеләр итеп тәрбияләү максатын үз эченә алган әлеге проектка безнең районның беренче сыйныф укучылары, педагоглар, әти-әниләр дә теләп кушылды. "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип...
    708
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 06:57
    Зәйдә көзге каникуллар күңелле үтә
    Зәйдә укучыларының көзге каникуллары кысаларында мәктәпләр, спорт, мәдәният учреждениеләрендә балалар өчен төрле чаралар уза. Шәһәрнең Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында "Көзге фантазияләр" дип аталган рәсемнәр конкурсы оештырылды. Ул яшь талантларны ачыклау, эстетик тәрбия бирү, балаларны рәсем сәнгатенә тарту максатында үткәрелде.
    821
    0
    0
  • 5 ноябрь 2014 - 06:11
    Бәйрәм уңаеннан
    Иске Зәй бистәсе район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан яшьләр өчен "Без бергә" дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Ул яшьләр арасында бер-береңә ярдәм итәргә әзер тору, эшең өчен җаваплылык тою, коллективта бербөтен булу кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан оештырылды.
    744
    0
    0
Реклама