Зәй офыклары

7 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 7 ноябрь 2014 - 10:57
    Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат фестиваленә әзерлек башланды
    Зәй район башкарма комитеты Бөек Җиңүгә 70 ел тулуны каршылап, киләсе 2015 ел "Җиңү салюты" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрү турында карар кабул итте. Район халкына, яшьләребезгә тарихыбызда тирән яралы эз калдырган еллар турында искәртү, Зәй төбәгеннән яу кырына китеп, тылда ил иминлеге өчен үз-үзен аямый зур көч куйган...
    1001
    0
    0
  • 7 ноябрь 2014 - 10:34
    Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә хоккей турниры узды
    Бүген Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә яшүсмерләр хоккей командалары арасында традицион турнир ачыла. Анда "Чаллы" (Чаллы), "Яшьлек (Зәй), "Лачын" (Актаныш), "Лигры" ( Менделеевск), "Спутник"( Әгерҗе), "Мензелинские кречеты" (Минзәлә) командалары көч сынаша. Ярышлар ике көн барачак. Турнир "Яшьлек" белән "Лачын" һәм "Лигры" белән "Спутник" командалары очрашуы...
    776
    0
    0
  • 7 ноябрь 2014 - 10:28
    Зәйдә эпидемиологик хәл игътибар үзәгендә
    Зәй районында агымдагы ел дәвамында санитар-эпидемиологик хәлне тиешле дәрәҗәдә тоту өчен 687 мең сум акча каралган иде, дип хәбәр итә санитар табиблар. Әлеге сумма йогышлы авырулар чыганагы булган урыннарны дезинфекцияләү, урыннарда дератизация ясау, сулыкларны анафилоген эшкәртү, эпидемиягә каршы чаралар, талпаннар кадалудан халыкны саклау өчен парк, урман читләрен, агачлар күп булган...
    970
    0
    0
  • 7 ноябрь 2014 - 07:39
    Мәйданда – эстафета ярышлары
    "Энергетик" Мәдәният сараенда малай-кызлар өчен "Күңелле стартлар" дип исемләнгән эстафета ярышларында ике дистәдән артык бала, биш командага бүленеп, көч сынашты. Ярышларда катнашучыларның барысына да татлы призлар тапшырылды.
    689
    0
    0
  • 7 ноябрь 2014 - 07:37
    Зәй укучылары бадминтон буенча ярыша
    Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае спорт залында яшүсмерләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча сайлап алу ярышлары узды. Аларда өч дистәгә якын кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлардан - Бигеш мәктәбеннән Айсылу Хәмидуллина, яшүсмерләрдән 7нче мәктәптән Радик Хәибуллин җиңүче булды. Якты Күл мәктәбеннән Роман Анисимов белән Сәвәләй мәктәбеннән Яна Бородина - II,...
    1463
    0
    0
  • 7 ноябрь 2014 - 07:24
    Йорты – авыл бизәге
    Тәрәзә кашагаларын челтәрләп бизәкләп ясалган йортлар Чыбыклы авылында аз түгел. Шуларның берсе - Гайнуллиннар гаиләсенеке. Өлкәнәеп килсәләр дә, йорт хуҗалары төп нигезләренең күркен сакларга тырышалар. Фәния һәм Вәкил Гайнуллиннар егәрле чакларын терлекчелек тармагына багышлаган. Фәния апа - сыер савучы, Вәкил абый терлекче булып лаеклы ялга чыккан, икесе дә хезмәт ветераны....
    2460
    0
    0
  • 7 ноябрь 2014 - 07:11
    Мини-футболда кем көчле?
    Зәйнең "Сәламәтлек мәктәбе" стадионында шәһәр микрорайоннары яшьләре арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Аларда "Олимп", "Центр", "35нче квартал", "Иске Зәй", "Атлетик", "Яңа шәһәр" командалары көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча "Центр" командасы җиңү яулады. "35нче квартал" белән "Атлетик" командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
    650
    0
    0
  • 7 ноябрь 2014 - 07:05
    Зәйлеләр Ринат Фардиевне искә алды
    Зәйлеләр район үсешенә зур өлеш керткән, Зәйне төзек, матур шәһәр итү өчен көчен кызганмаган вакытсыз арабаздан киткән (2008 елда) район башлыгы Ринат Фәрдивны онытмый. Бу көннәрдә аны искә алу чаралары узды. 5 ноябрьдә Урта Баграж мәдәният йортында "Кеше китә, эзе кала" дип аталган искә алу кичәсе үтте. Анда район җитәкчелеге,...
    616
    0
    0
Реклама