Зәй офыклары

10 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 10 ноябрь 2014 - 11:25
    Зәйдә мәктәп яны лагерьларында җитди сөйләшүләр булды
    "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында Зәй шәһәре яны лагерьлары әлеге теманы төп сөйләшү, балалар арасында пропаганда алып баруны иң мөһим юнәлеш итеп сайладылар. Көзге каникуллар чорында һәр мәктәп яны лагерена балигъ булмаганнар белән эшләү буенча җаваплылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары вәкилләре килеп, җитди әңгәмәләр оештырды.
    810
    0
    0
  • 10 ноябрь 2014 - 11:17
    Узган атнада Зәй юлларында 4 авариядә кешеләр зыян күргән
    3 - 9 нчы ноябрдә Зәй районы юлларында 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 4сендә 5 кеше тән җәрәхәте алуган билгеле. 5нче ноябрьдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 58 километрында ике җиңел машина бәрелешә. 6 ноябрьдә "ВАЗ-2114" автомобилен йөртүче караңгы вакытта тиешсез урыннан юлны аркылы йөгереп чыгучы җәяүлене абайламыйча бәрдерә. Ә 7 ноябрьдә ике...
    526
    0
    0
  • 10 ноябрь 2014 - 10:32
    Аксар авылы мәдәният йорты юбилярларны жыйды
    Зәйнең Аксар авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Бу көннәрдә мәдәният йортында авылның 55 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләр өчен "55 яшь күп тә түгел, аз да түгел" дип исемләнгән кичә узды. Алты дистәгә якын юбилярны бу көнне, хезмәттәшләре, балалары, туганнары котлады. Алар арасында җитәкчеләр, медиклар, педагоглар,...
    810
    0
    0
  • 10 ноябрь 2014 - 06:08
    Өлкәннәрне нәрсә борчый?
    5 ноябрьдә өлкәннәр советының чираттагы утырышы үтте. Утырышта шәһәрдә йорт яны юл-тротуарлары торышы, шәхси автомобильләр өчен парковка урыннары, 2014 елда ремонт эшләре планын үтәү һәм 2016 елга кадәр перспективалар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов бәян итте. Совет әгъзалары зәйлеләрне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште, аларны хәл итү юлларын...
    563
    0
    0
  • 10 ноябрь 2014 - 05:59
    Зәй кызлары баскетболны яхшы уйный
    Зәйдә укучы кызлар командалары арасында "КЭС Баскет" ярышлары тәмамланды. Шәһәр мәктәпләренең 8 командасы 4нче мәктәп кызлары үзләрен иң осталар буларак танытты. Алар хәзер республика ярышларына әзерләнә.
    0
    0
    0
  • 10 ноябрь 2014 - 04:49
    Ватанны сакларга әзерләр
    Зәйнең укучыларны хәрби тормышка иң яхшы әзерләүче педагогларының берсе - 6нчы мәктәп укытучысы Александр Ширяев бу көннәрдә тагын бер кат нәтиҗәле эшләүче укытучы булуын дәлилләде. Аның укучылары "Ватанны сакларга әзер!" республика бәйгесендә 44 команда арасында 7нче урынны алды.
    749
    0
    0
  • 10 ноябрь 2014 - 04:49
    Зәй кызлары патриотик җырларны иң оста башкардылар
    Казанда мәктәп укучылары арасында "Россия, мин сине яратам!" Бөтенроссия патриотик җырлар фестиваленең бишенче республика этабы үтте. Анда Зәйдән 6нчы мәктәпнең музыка укытучысы Инзилә Нигъмәтҗанова кул астында шөгыльләнүче Карина Удачина һәм Полина Романова составындагы дуэт чыгышы "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.
    1721
    0
    0
Реклама