Зәй офыклары

11 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 11 ноябрь 2014 - 12:24
    Ачык ишекләр көне үтте
    Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе тарафыннан, гражданнарның салым законнары һәм милек салымын исәпләү тәртибе һәм аның түләү вакыты, шулай ук Россия салым хезмәт интернет сервислары мөмкинлекләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатында, "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Әлеге чаралар вакытында инспекциядә 352 салым түләүче булды, 169 граждан "Физик...
    611
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 11:15
    “Ядегәр” халык театры зәйлеләргә “Тәүбә”не күрсәтә
    15 ноябрь, шимбә көнне, Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда "Ядегәр" халык театры Илфат Фәйзрахматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Тәүбә" спектаклен күрсәтә. Шунысын да әйтик, спектакль якташыбыз Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фоат Зарипов ярдәме белән сәхнәләштерелде. Фоат Зарипов үзе дә спектакльдә төп рольләнең берсен башкара. Театр...
    790
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 11:12
    Бюджет проектлары тикшерелә
    Зәй шәһәр һәм район Советы депутатлары шәһәрнең һәм районның 2015елга һәм 2016-2017 елларга бюджет проектларын тикшерүгә керештеләр. Әлегә бюджет проектлары депутат комиссияләрендә тикшерелә. Тиздән алар шәһәр һәм район Советлары утырышлары каравына чыгарылачак.
    800
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 08:43
    Зәй урамнарында агачлар формалаштыралар
    Зәйнең "Горзеленхоз" ҖЧШ өчен елның теләсә кайсы фасылында кызу эш өсте Ширкәт эшчеләре бу көннәрдә шәһәр урамнарындагы ябалдашлы зур агачларны формалаштыру белән мәшгуль. Әлеге эш Ленин, Никифоров, Баныкин, Казан, Ялчыгол ураманнарында бара.
    0
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 08:34
    Зәйдә үләт базларының тиешле таләпләргә җавап бирүе тикшерелә
    Зәй шәһәр прокуратурасы район территориясендәге биотермик базлары (үләт базлары) куллануда ветеринариягә кагылышлы законнар үтәлешен тикшерде. Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан биологик калдыкларны үтилләштерү максатында кулланылучы 19 биотермик баз исәпләнә. Тикшерү барышында "Зәй шикәре", "Восток", "Зәй" агрофирмалары, "Нива" ҖЧШе нә караган берничә базның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Бу...
    543
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 07:15
    Афәрин, Азалия!
    Укучыларның көзге каникулы чорында Казанда "Талантлар дуслыгы" дип исемләнгән балалар-яшүсмерләр иҗаты буенча VI халыкара конкурс үтте. Анда вокал, хореография, инструментта уйнау жанрлары буенча чыгышлар тыңланды. "Инструментта башкару" номинациясендә Зәй музыка мәктәбе укучысы Азалия Рыжова (педагог Л. П. Кадыйрова) беренче дәрәҗә дипломга һәм кубокка лаек булды.
    744
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 07:13
    Зәйдә комарлы уеннарны оештыручыларга каршы җитди эш бара
    Зәй шәһәр прокуратурасы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләрне ачу бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә агымдагы ел дәвамында комарлы уеннарны оештыручыларны федераль закон нигезендә тикшерде. Тикшерүләр барышында комарлы уеннарда кулланылучы 21 уен аппараты, 1 ресивер, 18 системалы блок һәм 18 компьютер мониторы алынды. Әлеге техник җиһазларны кайтаруны сорап прокуратурага мөрәҗәгать итүче булмау...
    704
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 05:39
    Узган атнада Зәйдә 31 кеше травма алган
    Зәй үзәк дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 3 - 9 ноябрьдә 411 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 57се - балалар авырып китү сәбәпле шалтырату. Травма алучылар 31 кеше. Ашыгыч ярдәм машинасы юл- транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр янына 4 тапкыр чыккан, 5 зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелгән. Нигезсез шалтыратулар 16 булган. Авыллардан...
    786
    0
    0
Реклама
Реклама