Зәй офыклары

13 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 13 ноябрь 2014 - 12:44
    Зәйдә балаларны бадминтон уйнарга ныклап өйрәтәчәкләр
    Кичә Зәйнең 7нче мәктәбендә мәктәпләрнең физик культура укытучылары өчен бадминтон буенча мастер-класс оештырылды. Ул балалар арасында әлеге спорт төре белән кызыксынучыларның күп булуын искә алып, уен кагыйдәләрен, тәртибен өйрәтү формасында үтте. Мастер-классны республиканың бадминтон федерациясе башкарма директоры Әскәр Гәрәев һәм бу төр спорт белән шөгыльләнүче студент Евгений Бедриский үткәрде.
    708
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 12:26
    Зәй педагоглары талантлы балалар белән эшләү методикасын үзләштереп кайтты
    Казанда талантлы балалар белән эшләү өчен, педагогларга методик ярдәм күрсәтү максатында, республика семинары үтте. Анда Зәйдән 2нче мәктәп укытучысы В. Кузнецова һәм мәгариф идарәсе методисты Н. Сосенкова катнашты. Мастер-классларны IT сыйныфларда белем бирүче алдынгы педагоглар үткәрде.
    720
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 12:04
    Зәйдә Сингапурча укытуга авыл мәктәпләре укытучылары да өйрәнә
    Зәй мәгариф идарәсе Educare Сингапур компаниясе белән берлектә тормышка ашырылучы "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын яхшырту" проекты кысаларында 2, 6, 7 нче мәктәпләрдә тагын ике көнлек укулар үткәрде. Бу юлы " XXI гасыр өчен укытуны камилләштерү" программасы буенча 250 авыл мәктәпләре педагогы белемен күтәрде. Курсларны районның әлеге юнәлештә эшләүче методист-тренерлары...
    709
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 11:43
    Казандагы авиаһәлакәттә үлгәннәр рухына багышлап мәчетләрдә дога кылыначак
    Узган ел 17 ноябрьдә "Казан" аэропортында булган фаҗига турында хәбәр таралып, җәмгыятьне тетрәндергән иде Бу атна җомгасында һәм шулай ук 17 ноябрьдә республика мәчетләрендә, бер ел элек авиаһәлакәттә гомере өзелгәннәр рухына багышлап, догалар кылыначак. Татарстанның барлык мәчетләрендә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәт түрләреннән итүне, туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык,...
    721
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 10:38
    Зәй политехник колледжы студентлары “Автосессия-2014” бәйгесендә катнашты
    Кичә Казанда РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүче студентлар арасында "Автосессия - 2014" дип аталган дүртенче республика бәйгесенә нәтиҗә ясады. Ике этаптан торган бәйгенең беренче өлешендә шәһәр-районнардан юл кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр, машина йөртү культурасына игътибар бирүче студентлар сайлап алынды. Ә икенче этап- финал өлешендә 19...
    479
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 10:22
    Моннан соң исемнәрне ЗАГС әйткәнчә генә сайлап булачак
    Россиядә туган балаларга исемнәрне ЗАГС биргән исемлектән сайлап алып кына кушарга рөхсәт итәчәкләр. Дәүләт Думасы Россия халкына кушарга ярый торган исемнәр исемлеге төзү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә әти-әниләр яңа туган балаларына теләсә нинди исем кушарга хокуклы, ЗАГС хезмәткәрләре аларның теләгенә каршы чыга алмый. Закон проектын тәкъдим итүчеләр кеше исемнәрендә саннар,...
    554
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 07:58
    Зәйдә пенсионерлар саны да, пенсия күләме дә арта
    Зәй районында 1 октябрьгә пенсиянең уртача күләме 10427,51 сум тәшкил иткән. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,4 процентка күбрәк. Шунысын да әйтик, шәһәр-районда пенсионерлар саны да артуга бара. Быелның 1 октябренә ул районындагы барлык халыкның 87,2 процентын (2013 елда 26,4 процент булган) тәшкил итә.
    904
    0
    0
  • 13 ноябрь 2014 - 07:09
    Чатнама суыклар гыйнварда көтелә
    Татарстанда быелгы "кышкы" айларда ноябрь ае - гадәттәгедән җылырак, ә гыйнвар үткән еллардан салкынрак булыр дип көтелә. Калган суык айларда һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак. Ел саен көз җитеп, Россиядә җылыту сезоны башлангач, Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау хезмәте алдагы ярты елга һава температурасына фаразлар төзи. Метеорологларның...
    550
    0
    0
Реклама
Реклама