Зәй офыклары

19 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 19 ноябрь 2014 - 13:18
    Татарстан сыерларына паспорт өләшәчәкләр
    Тиздән Татарстанда ферма маллары өчен махсус электрон реестр барлыкка килергә мөмкин. Аның максаты - республика агросәнәгать комплексларындагы терлекләрнең төгәл санын ачыклау, бу өлкәдәге хокук бозулар һәм башка астыртын эшләргә нокта кую. Әлеге "Электрон көтү" ("Электронное стадо") дип аталган проектны Марат Дусаев белән Камил Исрафилов әзерләгән. Хәзерге вакытта алар - IT-парк...
    558
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 13:09
    Шартлы хөкем карарын – реаль срокка
    Зәй шәһәр прокуратурасы хокук бозу сәбәпле бер ир-егеткә чыгарылганшартлы хөкем карары реаль хөкем карарына үзгәртелде дип хәбәр итә. Ул берничә кат админстратив җаваплылыкка тартылып, үз хәлен катлауландырган. Өч ел 2 елга иректән мәхрүм ителү белән үзгәртелгән. Кызганыч, шартлы хөкем карары алучыларның җәмәгать тәртибен бозып, тиешле таләпләрне үтәмәү очраклары күзәтелелеп тора...
    560
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 12:59
    Зәйдә 46 проценты эшсезләрнең 40 яшьтән өстәгеләр
    Зәй мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, эшсез булып исәптә тору вакыты уртача 4,9 ай тирәсе исәпләнә. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрозак эш таба алмый, икенче урында эш табуда кыенлыклар кичерүче категория буларак инвалидлар билгеләнә, өченче урында - хатын-кызлар. Яшьләргә эш табу авыр дип сөйләнү күп булса да, Зәйдә бу категория...
    566
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 11:05
    Зәйдә яшь көрәшчеләр бил алышты
    Районыбызның яшүсмер көрәшчеләре шомара бара. Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында милли көрәш буенча "Зәй" спорт мәктәбе беренчелеге узды. Анда Чыбыклы, Сармашбаш, Югары Пәнәче, Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Аксар, Бура-Киртә, Кадер, Югары Шепкә мәктәбе, татар гимназиясе, шәһәрнең 5, 6, 7нче мәктәпләреннән 90 көрәшче катнашты. Бил алыш сигез үлчәү авырлыгында узды. Ул...
    710
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 08:38
    Зәйдә сулыкларда сак булу айлыгы бара
    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе ел да көзге-кышкы-язгы чорда айлык игълан итә. Көзге-язгы чорда сулыклар аеруча куркыныч. Бозның ныклап катып, яисә эреп бетмәгән чаклары да була. Инспекция шул җәһәттән агымдагы елның 13 ноябреннән 13 декабрьгә кадәр сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында айлык игълан...
    530
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 06:52
    Зәйдә мәктәп командалары арасында интеллектуаль уеннар башланды
    Кичә Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда көзге интеллектуаль уеннар бәйгесе оештырылды. Ул яшь буынны фәнни темалар белән күбрәк кызыксынуга тарту, буш вакытларын файдалы сарыф итүне күздә тотып үткәрелде. Беренче тапкыр мәдәният сарае кубогына оештырылган ярышларда алты команда: 2,3,4,6,7 нче мәктәпләр һәм татар гимназиясе катнашты. Мәктәп программасына нигезләнеп төрле фәннәрдә укучылар белемен...
    1
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 06:47
    Зәйдә җылылык өчен субсидия алучылар арта
    Зәй социаль яклау идарәрәсендә киләсе елның беренче яртыеллыгына җылылык өчен субсидия билгеләү эше тәмамланды. Идарәгә 9415 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу күрсәткеч узган елгыдан бер меңгә артыграк.
    522
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 06:36
    Иң шәп әбиләр, кайда сез?
    Тиздән Халыкара Әниләр көне. Әлеге дата уңаеннан Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Супер әби" конкурсы оештырылачак. Конкурска район-шәһәрнең иң актив әбиләре тартылачак. Әлеге чарага әзерлек эшләре бара инде.
    722
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 06:25
    Зәй басу-кырларыннан татлы тамыр казу төгәлләнеп килә
    Зәй басу-кырларында татлы тамыр казу эше төгәлләнү алдында. "Зәй шикәре" агрофирмасыннан кала, барлык хуҗалыкларда да шикәр чөгендере алу тәмамланды. Әлеге агрофирма басуларында 200 гектар мәйданнан татлы тамыр аласы бар әле, биредә уңыш гектарыннан 352 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш "Зәй" агрофирмасыныкы, әлеге хуҗалык механизаторлары быел һәр гектардан 421 центнер...
    669
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 05:55
    Агымдагы елда Зәйгә 421 чит ил гражданы килгән
    Агымдагы ел башыннан Зәй муниципаль районына 421 чит ил гражданы (узган ел 321 булган) килгән, эшкә урнашу максатында - 137 кеше. Миграция хезмәте мәгълүматлары буенча, 86 чит ил гражданына вакытлычы яшәүгә рөхсәт бирелгән. Украинадан Зәйгә 81 гражданин кайткан, шуның 72се - өлкәннәр (8 пенсионер), 9ы - балалар. Бүгенге көнгә 41...
    524
    0
    0
Реклама