Зәй офыклары

20 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 20 ноябрь 2014 - 11:56
    Безнең Айдар “Төреквидение-2014” финалында
    Кичә Казанда "Төреквидение-2014" халыкара телевизион фестиваленең ярымфинал туры үтте. Анда Татарстан данын яклаучы Зәй егете Айдар Сөләймәнов фестиваль финалына иң зур-223 балл җыеп үтте. Без якташыбызның финалда да нәтиҗәле чыгыш ясавына ышанабыз, аңа 21 нче ноябрьдә үтәчәк хәлиткеч турда уңышлар телибез.
    717
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 11:54
    Зәйдә фән олимпиадалары муниципаль турының беренче нәтиҗәләре билгеле
    Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль туры кысаларында Зәй районы мәктәпләре укучылары геология, экология, астрономия һәм инглиз теле буенча сынау уздылар. Экология буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. VII сыйныфлар арасында 55 балл җыю мөмкинлегеннән иң зур баллны (20,8) Югары Шепкә мәктәбе укучысы Илдар Салихов җыйды. VIII сыйныфлар арасында иң югары балны (21)...
    615
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 10:15
    Ялган сүз җавапка тарттырта
    Зәй шәһәр прокуратурасы куркытып акча алу эше буенча суд барышында, ялган сүз сөйләгән шаһитнең үзенә карата хөкем карары чыгарылуы турында хәбәр итә. 26 яшьлек Зәй кешесе янап акча алуда гаепләнүче танышына җинаять җаваплылыгыннан качарга ярдәм итү өчен, тикшерү барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тартып, судта ялган күрсәтмә бирә. Әлеге очрак буенча...
    663
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 08:28
    Зәйнең яшь агач эше осталары махсус заказ буенча эшкә алына (фотолар)
    Зәй шәһәренең коррекция мәктәбенә бу көннәрдә "Елховнефть" нефть-газ табу идарәсе белән килешү нигезендә беренче партия агач материаллар кайтартылды. Мәктәп остаханәсенә кул эшләре түгәрәгенә йөрүче укучыларның сөенечләре тасвирлап бетергесез зур. Чөнки бу материаллардан алар хәзер "Заинские чудеса дерева" дип исемләнгән мәктәп проекты кысаларында үз фантазияләрен кушып әлеге оешма заказы буенча конфет...
    707
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 08:10
    Зәй шикәр заводында чимал эшкәртү, шикәр комы алу күпкә артты
    Шикәр кайнату чоры башланганнан бирле Зәй шикәр заводы 603 мең тонна чимал кабул итте. Шуның 532 мең тоннасы эшкәртелеп, 77 мең 125 тонна шикәр комы алынды. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу сан күпкә артык. 600 тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртелеп, 10 мең тоннага күбрәк шикәр комы алынган.
    1
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 07:34
    Сак бул бозда
    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе соңгы елларда мәктәп укучылары арасында сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында "Бозда сак булырмын " дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештыра. Ул этаплап - район һәм республика дәрәщәсендә уза. Әлеге бәйгедә Зәй районы укучылары да уңышлы чыгыш ясый. Конкурска старт...
    544
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 07:32
    Хокукларыңны беләсеңме?
    1989 елның 20 ноябре -Берләшкән Милләтләр оешма тарафыннан (БМО) Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителгән көн. Анда 18 яшькә кадәр һәр кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән. Малай-кызлар үз хокукларын белергә тиеш. Зәй балалар китапханәсендә әлеге җәһәттән укучылар өчен электрон презентация кулланылып, "Хокукларыңны бел " дип исемләнгән танып-белү сәгате үтә.
    623
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 05:32
    Закондагы үзгәрешләрне аңлаттылар
    Зәйнең "Шатлык" халыкка соңиаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә шәһәрнең коммерциячел булмаган җәмәгать оешмалары вәкилләре белән киңәшмә үтте. Анда сүз "Россия Федерациясендә граҗданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442нче Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр турында барды. Инвалидлар җәмгыяте, сукырлар берләшмәсе, ветераннар советы, чернобыльчеләр берлеге вәкилләре законга кертелгән үзгәрешләр белән танышты. Әлеге темага сүз...
    702
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 05:10
    Карабодай бөтен кешегә җитәрлек
    Россия карабодай җитештерү буенча дөньяда беренче урында тора. Россия халкының аны киң куллануы гаҗәп түгел, чөнки карабодай макро- һәм микроэлементларга (тимер, кальций, йод, цинк, фтор, фосфор, кобальт, молибден), витаминнарга (РР, Е, В1, В2, В12), шулай ук лецитинга, җиңел үзләштерелә торган аксымнарга, органик кислоталарга һәм майларга бай. Карабодай ярмасындагы углеводлар, ашау...
    500
    0
    0
Реклама
Реклама