Зәй офыклары

21 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 21 ноябрь 2014 - 12:58
    Зәйдә балалар фәнни эш яклаячак
    Иртәгә Зәйнең 4 нче мәктәбендә " Эзләнүләр һәм уңышлар" дип аталган укучыларның традицион төбәк конференциясе үтә. Анда районның һәм күрше-тирә район-шәһәр мәктәпләреннән фәнни эшләр белән кызыксынучылар катнашачак.
    0
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 12:42
    Зәй егетләре - спортның хәрби-гамәли төрләрендә республика төбәк ярышы җиңүчеләре (фотолар)
    "2014-2016 елларга Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик тәрбияләү" программасын үтәү йөзеннән, 2014 ел көзендә хәрби хезмәт яшенә җиткән ир-егетләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика ярышлары үткәрү карар ителгән иде. Бүген Зәйнең физкультура - сәламәтләндерү комплексында әлеге ярышларның төбәк этабы үтте. Анда катнашырга тиешле 9 команда арасыннан бишесе - Бөгелмә, Әлмәт,...
    743
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 11:39
    Зәйдә юл һаләкәтенә сәбәпче булган машина йөртүченең нинди хәлдә булуы тикшерелә (фотолар)
    Кичә Зәйнең Тавлин һәм Нариманов урамнары чатында бер кешенең тән җәрәхәте алу белән бәйле авария теркәлде. 17 сәгать 20 минутта "Лада-Грант" автомобиле йөртүчесе алдагы машина белән дөрес дистанцияне сакламау сәбәпле, башта "Калина" автомобилен сыдырып үтә, аннан соң "ВАЗ-2109" автомобиленә арттан килеп бәрелә. Нәтиҗәдә соңгы машинадагы пассажир хатын-кыз тән җәрәхәте алып...
    665
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 11:33
    Зәй көрәшчеләре ярышка китте
    Бу ялларда Казанда милли көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Чемпионатка Зәйдән тулы бер команда көрәшче китте. Узган ел әлеге чемпионатта Зәйдән ике көрәшче үз авырлыгында призлы урын алган иде.
    690
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 11:02
    Дуслык күпере аша
    Зәй районы Куш-Елга авылы мәдәният йортында "Дуслык күпере" проекты тормышка ашырыла. Аналар көне уңаеннан мәдәният йортында, Чаллының "Энҗе бөртеге" шифаханәсе каршында эшләүче "Энҗекәй" фольклор коллективы, кушелгалылар алдында чыгыш ясар дип көтелә.
    910
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 10:57
    “Аулак өй”дә – тагын зәйлеләр
    Моннан ике ел элек Имәнлебаш авылы үзешчәннәре "Аулак өй" тапшыруында кич утыру күренешен күрсәткән иделәр. Күптән түгел генә Югары Шепкә үзешчәннәре дә әлеге тапшыруда чыгыш ясап кайттылар. Алар чыгышын 7 декабрьдә "ТНВ Яңа-гасыр" каналында карый аласыз.
    685
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 07:51
    Зәйдә нотариус физик мөмкинлекләре чикле балалары булган ата-аналар белән очрашты
    Бала хокукларын яклау көне уңаеннан Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә нотариус Дания Низамова физик мөмкинлекләре чикле балалары булган ата-аналар белән очрашып, хокукый консультацияләр бирде. Ул инвалид балаларның мирасны рәсмиләштергәндә, транспортта йөрү, дарулар алуда, торак мәсьәләсен хәл итү белән бәйле ташламалар турында мәгълүмат җиткерде, ата-аналарның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
    516
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 07:30
    Зәйдә танылган баянчы Хәтфир Җиһаншинның иҗат кичәсе булды (фотолар)
    Зәйдә татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншинның "Энергетик" Мәдәният сараенда "Гомерем агышлары" дип аталган иҗат кичәсе узды. Юбилярны район җитәкчелеге, иҗатташ дуслары, туганнары котлады. Анда чыгыш ясаган районыбызның танылган иҗат коллективлары, "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре, "Нур" фольклор һәм "Умырзая" вокаль ансамбльләре, Аксар халык театры...
    626
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 07:08
    Балалар бакчалары өчен түләү артачак
    Киләсе ел башыннан Татарстанда балаларын бакчага йөртүче әти-әниләр өчен чыгымнарның артуы күздә тотыла. Илдәге социаль-икътисади хәл, азык-төлек продуктларына бәяләр артуын исәпкә алып бакчага ата-ана түләве 12 процентка, ягъни якынча 280 сумга артырга мөмкин. Әмма Зәй районы хакимияте әлеге мәсьәләне җирле бюджет хисабына хәл итеп, бакча өчен әти-әниләр взносын күтәрмәскә булды,...
    605
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 05:45
    Автомобилең төзек булсын
    17 ноябрьдә көндез шәһәрнең Тавлин урамында торучы йөк машинасына ут кабу турында 88нче янгын бүлегенә хәбәр килеп ирешә. Янгын бүлекчәсе хезмәткәрләре урынга барып җиткәндә "МАЗ-5440" автомобиленең кабинасы һәм ярымприцепның алгы өлеше дөрләп яна. Янгын нәтиҗәсендә автомобильнең кабинасы тулысынча янып бетә, мотор өлешенә зыян килә, прицепның тенты, такталары яна. Янгын чыгуның...
    493
    0
    0
  • 21 ноябрь 2014 - 04:54
    Йорты – авыл бизәге
    Сәвәләй - иң күп хуҗалыклы авылларның берсе. Урамнары чиста, йортлары төзек, караулы авылның. Иван Петровлар йортына исә күпләр сокланып уза. Ул аны агачтан үз тырышлыгы белән салган, узган ел аны тышлап, бизәкләп куйган. Агач эшенә осталык аңа әтисеннән килә. Хәзер исә Иван аны улы Федорга күчерә. Федор әтисенең кул арасына...
    569
    0
    0
Реклама