Зәй офыклары

24 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 24 ноябрь 2014 - 13:21
    Зәйдә тагын ун бала паспортлы булды
    Зәйдә тагын ун яшь кеше, мин "Россия гражданины", дип горурлык белән әйтә ала. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә 14 яше тулган 10 егет-кызга тантаналы төстә төп документ - паспортлар тапшырылды. Балаларны бу истәлекле көн белән республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтлесенең Зәй районындагы ярдәмчесе Клара Габидуллина һәм миграция хезмәте идарәсе бүлеге башлыгы Галина...
    417
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 13:12
    Студентлар хезмәт отрядларының бөтенроссия слетында зәйлеләр дә катнаша
    Бу көннәрдә Мәскәүдә студентлар хезмәт отрядларының Бөтенроссия слеты үтә. Бүген әлеге мәртәбәле слетта катнашу өчен Татарстан делегациясе составында башкалага район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова һәм студентлар хезмәт отряды җитәкчесе Артур Камалюков китте. Зәй студентларыннан төзелгән "Урман патруле", педагогик, поездларга проводниклар отрядларының актив эшчәнлеген искә алып, республика студентлар хезмәт...
    592
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 11:05
    Зәй яшьләре боулинг белән мавыга
    Зәйнең "Барс" боулинг клубында эшче яшьләр арасында шәһәр беренчелеге турниры үтте. Анда оешма, предприятиеләрдән 13 команда көч сынашты. Финал ярышларында уеннар аеруча кызыклы булды. Нәтиҗәдә "Чаңгычы" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшләүче яшь тренерлар командасы җиңү яулады. Ә икенче урынны почта хезмәткәрләре, өченче урынны ГРЭС командасы яулады. Уен лидерларына яшьләр...
    573
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 11:05
    Карамый калмагыз
    Террорчылык - кешелеккә җитди һәм зур куркыныч тудыручы күренешләрнең берсе. Кемнәр соң ул террорчылар, аларның максатлары нәрсәдә? Күпләп кешеләр үлү кем өчен кирәк? Көч куллану идеологиясе "кармагына" кеше ничек килеп эләгә? Ислам дине нәрсәгә өйрәтә? Террорчылык дигән куркыныч көрәштән безне кем якларга тиеш? Экскюзив әңгәмәләр. Билгеле сәясәтчеләр, психологлар, дин белгечләре,...
    411
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 10:29
    Якташыбызга беренче урын!
    Казанда янгын сүндерүчеләр арасында Һөнәри осталык буенча Ррспублика бәйгесе үтте. Анда Зәй данын 88нче янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең бүлекчә командиры Ришат Миннекәев яклады. Конкурс 3 этапта үтте. Бәйгедә катнашучылар теоретик һәм гамәли яктан сыналды. Шәһәрдәшебез I урын алуга иреште.
    463
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 08:44
    Зәйдә ун айда 2031 кешегә Россия Федерациясе паспорты бирелгән
    Агымдагы елда Зәйдә миграция хезмәте, эчке эшләр бүлеге, иминлек хезмәте һәм прокуратура белән берлектә, легаль булмаган миграция һәм чит ил гражданнары эшчәнлеген кисәтү, гражданлыгы булмаган затларны ачыклау максатында, йөздән артык профилактик чара үткәргән. Нәтиҗәдә 236 административ беркетмә төзелгән (2013 елда 309 булган), барлыгы 584000 сум күләмендә штраф салынган (шуның 437000...
    666
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 08:00
    Чөгендер алу тәмамланды
    Зәй басу-кырларында шикәр чөгендере алу тәмамланды. Агымдагы елда барлыгы 299138 тонна шикәр чөгендере алынган, Узган ел исә бу күрсәткеч ике мәртәбә артыграк, ул 410069 тонна тәшкил итте.
    633
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 07:53
    II Халыкара төрки җыр конкурсында Зәй егете икенче урында
    Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда "Turkvizyon-2014" II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты. Конкурста Татарстан данын Зәй егете Айдар Сөләйманов яклады. Якташыбыз бәйгедә,...
    1131
    0
    0
  • 24 ноябрь 2014 - 05:09
    Аракының урыны - ресторанда
    Тиздән Татарстан шәһәрләрендәге шәрабханәләр бер-бер артлы ябыла башларга мөмкин. Хәзерге вакытта республиканың Дәүләт Советы депутатлары шул хактагы закон проектын әзерләү белән мәшгуль. Биредә сүз күпкатлы йортларда урнашкан шәрабханәләр турында бара. Бактың исә, җәй айларында "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары тарафыннан үткәрелгән "Халык җыеннары" барышында татарстанлылар нәкъ менә әлеге корылмалардан аеруча еш...
    596
    0
    0
Реклама
Реклама