Зәй офыклары

26 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2014 - 12:43
    Күчмә семинарның чираттагысы – Сарсаз-Багражда (фотолар)
    Зәй мәдәният идарәсе сигезенче күчмә семинарны Сарсаз-Баграж клубында оештырды. Анда сүз инвалидлар декадасы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерлек эшләре турында барды. Алар - фотоальбомнар, стендлар ясау, хәрби-патриотик юнәлештә кызыксыну клублары арасында смотр-конкурслары. Бу турыда бәян иткән методист Кәүсәрия Кузнецова "Җиңү салюты" фестиваленә хәзер үк әзерлек эше алып барырга чакырды,...
    743
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 12:17
    Зәйнең XI сыйныфта укучы 242 укучысы йомгаклау иншасын язарга әзерләнә
    Быел XI сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен рус теле буенча алдан инша язарга тиеш. Инша язу көне Россия күләмендә 3 декабрьгә билгеләнгән. Безнең районның 242 чыгарылыш сыйныф укучысы аны билгеләнгән вакытта үз мәктәпләрендә язачак. Моның өчен 4 сәгать вакыт бирелә, ә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга ул сәгать ярымга...
    639
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 11:25
    Зәйнең эре предприятиеләре эшчеләре мәшгульлек үзәге аша квалификация күтәрә
    Зәй мәшгульлек үзәгендә эре предприятие эшче һәм хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү юнәлешендә "Инвестицион проектларга тәңгәлләштереп, реструктуризация, модернизация үткәрелүче предприятиеләрдә хезмәткәрләрне һөнәри әзерләү" программасы уңышлы эшләп килә. Агымдагы елда әлеге программада ике предприятие - ГРЭС һәм "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" катнаша. Нәтиҗәдә әлеге предприятие хезмәткәрләренә федераль бюджет хисабына квалификация күтәрү...
    589
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 08:39
    Зәй ГРЭСы 2014-2015 еллар жылыту сезонына әзерлеге турында паспорт алды
    Бүген "Генерацияләү компаниясе" ААҖнең генераль директоры урынбасары- техник директор Илгизәр Гайфуллин ГРЭС җитәкчесе Сергей Токмачевка предприятиенең көзге-кышкы жылыту чорына әзерлеген раслаучы документ тапшырды. - Зәй ГРЭСында "Ростехнадзор" вәкилләре дә кертелгән җитди комиссия эшләде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие ягулык чорында өзеклексез эшләргә сәләтле, тулы әзерлекле дип бәяләнде. Бу безнең компаниянең һәр...
    754
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 08:29
    Зәйлеләр кайда да сынатмый
    Зәй музыка мәктәбендә быелгы уку елы уңышлы башланды. Укучылар шактый гына фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле исемнәргә лаек булды. Октябрь аенда Мәскәүдә узган балалар һәм яшүсмерләрнең "Роза ветров" ХХ халыкара бәйгесендә фортепиано буенча Юлия Степко (укытучысы Е.Кускова) III дәрәҗә дипломант булды, ноябр ае башында Казанда үткәрелгән "Содружество талантов" VI Халыкара интернет фестивале...
    546
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 07:34
    Әниләргә багышлана
    Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлеге бүген Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештыра. Аның кысаларында китапханәчеләр "Сөмбелә" аралашу клубы әгъзалары белән "Кич утыру" күренешен дә сәхнәләштерде. Чарада әниләргә багышланган җырлар яңгыраячак, шигырьләр укылачак.
    1386
    0
    0
  • 26 ноябрь 2014 - 06:33
    Зәй шикәр заводы 80946 тонна шикәр комы эшләп чыгарды
    Зәй шикәр заводына сезон башланганнан бирле 616582 тонна чимал китерелде. Шуның 559456сы эшкәртелеп, 80946 тонна шикәр комы алынды. Завод кагат кырында әлегә эшкәртәсе 50 мең тоннадан артык чимал бар.
    0
    0
    0
Реклама
Реклама