Зәй офыклары

27 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 27 ноябрь 2014 - 13:11
    Сәбәпсез армия хезмәтен үтми калучылар быелдан 27 яше тулгач хәрби билет урынына белешмә генә алачак
    Билгеле булганча 2014 ел башыннан хәрби хезмәт үтү тәртибе турында 53 нче санлы Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Бу аеруча гражданнарны запастагы хәрбиләр итеп күчерү өлешенә кагыла. Әлеге үзгәрешләр турында газета укучыларыбыз соравын искә алып, без районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановтан аңлатма бирүен үтендек. - Закондагы үзгәрешләр...
    696
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 13:02
    Зәйдән Рита Әхмәтова лаеклы бүләкләнде
    Казанда республика балалар китапханәсенең 95 еллыгы уңаеннан конференция узды. Аңа Мәскәү, Россия төбәкләре, Татарстаннан балалар китапханәләре вәкилләре чакырылды. Конференциядә Зәй үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова катнашып, чыгыш ясады. Тырыш хезмәтләре өчен республика балалар китапханәсе Рәхмәт хатына ия булучылар арасында шулай ук Рита Әхмәтова да бар.
    498
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 13:00
    Зәйдә “Супер әни” бәйгесе үтә.
    Бүген Зәйнең "Космос" яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре идарәсе "Супер әни" бәйгесе үткәрә. Анда актив, үрнәк балалар тәрбияләүче яшь әниләр көч сынашачак. Әниләренең бала тәрбияләү алымнары, кул эшләренә осталыгы, аш-су әзерләүгә хирыслыгы, иҗади активлыгы бәяләнәчәк.
    851
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 12:28
    Зәйдә 17 кеше үз эшен ачты
    2014 ел дәвамында Зәй районында мәшгульлек үзәге аша үз эшен ачкан 17 яңа эшмәкәр барлыкка килде. Алар - үсемлекчелек, умартачылык, йорт җиһазлары ясау, төзелеш материаллары әзерләү, видеоязмалар төшерү белән шөгыльләнү, бухгалтерлык хезмәте күрсәтү, йон әйберләр җитештерү, йөк күчерү, мөгезле эре терлек асрау һәм сәүдә тармагы буенча үз эшләрен ачучылар. Билгеле...
    892
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 11:32
    Зәйдә сугыш ветераны 95 яшен тутырды (фотолар)
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан саен, ветераннар сафы кими бара. Зәйдә бүген 95 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның берсе - Харис Зарипов. Аңа кичә 95 яшь тулды. Харис Зарипович - районда олы ихтирам казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераны. Сугышның беренче көненнән соңгы минутына кадәр авыр фронт юллары,...
    615
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 10:17
    “Тату гаилә” әниләрне җыйды
    Зәйнең "Тату гаилә" балалар бакчасында Әниләр көне уңаеннан җылы эчтәлекле бәйрәм чарасы үтте. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар әниләренә тәрбиячеләре Мария Каленкина, Наталья Атнюхина, Елена Попова ярдәме белән шигырь, җыр, биюләр әзерләгәннәр. Сабыйларның кайберләренә бер сүз әйтү, бер хәрәкәт ясау да шактый авырлык белән бирелүен искә алганда, бу бәйрәм безгә зур...
    574
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 07:49
    Китапханәдә – интернет салон
    Зәй үзәк китапханәсенең уку залында биш ел интернет салон эшли. Шул вакыт эчендә компьютерлар саны да, салонга мөрәҗәгать итүчеләр дә артты. Китапханәчеләр әйтүенчә, бирегә көненә биш дистәгә якын кеше мөрәҗәгать итә.
    551
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 06:51
    Дин дәресләренә теләп йөриләр
    Зәйнең "Нур" мәчетендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дин дәресләре укытыла. Аларга гарәп телен Фатыйх хәзрәт Нуруллин белән Гамил Сәгыйров өйрәтә, әхлак дәресләре бирә.
    669
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 06:04
    Зәйдә фигуралы шуу буенча район беренчелеге узачак
    Зәйдә фигуралы шуу спорты да үсеш алып килә. Иртәгә "Яшьлек" боз сараенда фигуралы шуу буенча район ачык беренчелеге ачылачак. Анда төрле яшьтәге малай-кызлар әлеге спорт төреннән осталыкларын күрсәтәчәк. Ярыш ике көн барыр дип көтелә.
    713
    0
    0
  • 27 ноябрь 2014 - 05:25
    Зәйлеләр шахмат уеннарында катнашты
    Лениногорск шәһәрендә тиз шахмат буенча Кама аръягы турниры узды. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Октярьск, Зәй, Баулы, Җәлил бистәсеннән шахматчылар катнашты. Зәй данын М. Царегородцев, Е. Демидов, А. Утяганов, М. Маракин яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча М. Царегородцев III урын алды. Зәй командасы исә IV урында.
    555
    0
    0
Реклама
Реклама