Зәй офыклары

28 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 28 ноябрь 2014 - 12:00
    Зәйдә аның иҗатын яраталар
    Бүген Зәйдә яшәүче тыл ветераны, җирле шагыйрә Александра Морозова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Якташ бүген район җитәкчелеге, туганнары, танышлары, "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәренең күпсанлы котлауларын кабул итте. Александра Морозова хөрмәтләүгә лаек, аның иҗатын зәйлеләр ярата.
    0
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 11:31
    Улы – горурлыгы
    Бүгенге көндә Зәйдән 180 егет армия сафларында хезмәт итә. Бу көннәрдә дистәдән артык узган көз армия хезмәтенә киткән егет кайтты. Алар арасында Руслан Мартемьянов та бар. Хәрби бурычын үтәүче улларын әниләрдән дә ныграк зарыгып көтүче бар микән? Шәһәрдәшебез Людмила Мартемьянова улы Русланны әнә ничек сагынып каршы алды. Солдат әнисенә чәчәк...
    549
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 11:05
    Һәр нәрсәдә өлгер ул
    Зәй инвалидлар җәмгыятенең актив әгъзасы, җирле шагыйрә Әнисә Шәфиеваның бу көннәрдә шигырь җыентыгы дөнья күрде. Якташ әлеге басмасы турында инвалидлар декадасы кысаларында узачак чараларның берсендә сөйләргә ниятли.
    514
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 10:50
    Зәйдә инвалидлар декадасын аны ачу тантанасы үзгә булачак
    Зәйдә инвалидлар декадасына старт традиция буенча 1 декабрьдә "Космос" яшьләр үзәгендә бирелә. Инвалидлар җәмгыяте һәм мәдәният идарәсе белгечләре әйтүенчә, аны ачу тантанасы башка елларга караганда үзгә булачак.
    844
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 10:45
    Зәйдә “Җиңү салюты” халык иҗаты фестиваленә әзерлек эше башланды
    Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 2015 ел башыннан "Җиңү салюты" халык иҗаты фестивале үтүе турында хәбәр иткән идек. Иң беренче булып чыгыш ясаячак шәһәр газ хуҗалыгы, "Энергетик" Мәдәният сарае, 3нче мәктәп, "Кояшкай" балалар бакчаларында әлеге фестивальгә әзерлек эшләре башланды. Әйткәнебезчә, иҗат бәйгесенә март аенда "Дөнья - фашизмга каршы" дип...
    771
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 07:44
    Зәйдә Әниләр көне зурлап билгеләп үтелде (фотолар)
    Ана - барлык башлангычларның башлангычы. Кичә Зәйдә Әниләр көне "Энергетик" Мәдәният сараенда "Барысы өчен сиңа рәхмәтлемен" дип исемләнгән бәйрәм тантанасы белән зурлап билгеләп үтелде. Аны "Энергетик" мәдәният сарае коллективы оештырды. Сәхнәгә күп балалы, балалары уңышлар казанган, сәхнәдә гаиләләре белән чыгыш ясаучы аналар күтәрелде. Бәйрәм тантанасы "Энергетик" мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы...
    896
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 07:31
    Зәй азык-төлек җитештерү предприятиеләре дегустация үткәрде
    "Татарстанныкын сатып ал!" акциясе кысаларында кичә Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда район җирлегендә эшләүче азык-төлек продукцияләрен күләп җитештерүче предприятиеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. Анда Зәй ит комбинаты, Зәй сөт заводы, Зәй икмәге оешмалары дегустация үткәрде. - Безнең "Зәй икмәге" ҖЧШ, элекке ипи заводы территориясендә ике ай элек ачылды. Бүгенге көнгә...
    837
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 07:04
    Зәйдә эшсезләр вакытлыча эш урыннары белән тәэмин ителә
    Зәй мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарның керемен күтәрү, социаль авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән, кешеләрне вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. 9 ай нәтиҗәләре буенча матди түләүләр белән җәмәгать эшләренә яки сезонлы хезмәтләргә 362 кеше тартылган. Хәзер исә аларның саны тагын да артуга бара. Бу уңайдан куелган план...
    474
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 05:56
    Зәйдә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан чаралар үтә
    1988 елдан 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бу ялларда Зәйнең мәктәп, спорт учреждениеләрендә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан төрле чаралар оештыру күздә тотыла. Бу көнне аерып алуның максаты әлеге куркыныч авыруга каршы торучанлыкны арттыру, кешелек дөньясын аннан сак булырга өндәүне күздә тота. Статистика...
    821
    0
    0
  • 28 ноябрь 2014 - 05:06
    Йорты – авыл бизәге
    Чыбыклы авылына кергәндә үк тирә-якка ямь биреп торучы әлеге йорт Хәбибуллиннарныкы. Бу күркәм, иркен йортта 6 кеше тату гомер итә. Йорт хуҗасы Нәфис Чыбыклы терлекчелек комплексында эшли, төп хезмәттән бушаган арада хуҗалыктагы балта эшләре белән шөгельләнә. Ул каралты-кураны караулы, матур, төзек тоту өчен тырыша. Тормыш иптәше Рамилә авыл мәктәбендә башлангыч...
    1
    0
    0
Реклама
Реклама