Зәй офыклары

2 декабрь 2014 яңалыклары

  • 2 декабрь 2014 - 12:20
    Зәй сусаклагычында ике балыкчыны коткардылар
    Агымдагы елның 30 ноябрендә Зәй сусаклагычының капкачы тирәсендә балык тотарга яратучы 61 яшьлек бер балыкчы боз төбенә китә. Аңа ярдәмгә дип, 200 метр ераклыкта утырган икенче балыкчы килә һәм ул да боз төбенә китә. Аларга ярдәм итәргә дип шулай ук балыкчылар Александр Московкин белән Владимир Колесников, озын бау һәм коткару...
    407
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 12:03
    Зәй политехник колледжы булачак студентларны барлый
    Зәй политехник колледжы укытучылары, мастерлар шәһәр мәктәпләренең IX класс укучылары белән очрашулар оештырып, уку йортында бирелүче һөнәрләр, матди-техник база турында сөйли, сорауларга җавап бирә. Яңа елдан колледж авыл укучылары өчен уку йортының үзендә очрашулар оештыра башлый
    414
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 10:45
    Зәйдә ноябрьдә 49 бала туган
    Зәй ЗАГС мәгълүматларына караганда, ноябрь аенда районда 49 бала туган, 66 үлү очрагы теркәлгән. Никахлашучылар 27 булса, аерылышучылар 17. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, әлеге күрсәткечләр артуга бара.
    436
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 10:14
    Экстремизмны кисәтеп
    Зәйнең 4нче мәктәбендә "Яшьләр арасында терроризм һәм экстремизмны кисәтү" темасына семинар үтте. Анда прокуратура, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе хезмәткәрләре, яшүсмерләр эшләре буенча комиссия әгъзалары катнашты. Семинарда төп тема буларак хәзерге вакытта интернеттагы социаль челтәрләр аша яшүсмерләрне экстремистик оешмаларга, секталарга тарту куркынычы каралды. Шикле, тыелган әйберләр белән кызыксынуның...
    431
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 08:37
    Зәйнең Югары Мәлем авылы мәктәбе укучылары сарымсак үстерүгә алынды
    Югары Мәлем авылы мәктәбендә "Гражданин шәхесен формалаштыру" муниципаль программасы үтәлеше буенча "түгәрәк өстәл" артында фикер алышулар үтте. Анда төп игътибар "Дәрестән соң - мәктәп" республика программасы кысаларында эшләүче мәктәп проектына бирелде. Югары Мәлем мәктәбе укучылары инде берничә ел рәттән үз участокларында яшелчә үстерү, бигрәк тә сарымсак үстерүгә зур игътибар бирә....
    520
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 08:31
    Зәйдә иң төзек ындыр табакларын ачыкладылар
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе хуҗалыкларда ындыр табакларын төзекләндерүне оештыруга конкурс игълан иткән иде. Бу көннәрдә аңа нәтиҗә ясалды. I урынга "Зәй шикәре" агрофирмасының "Заман" бүлекчәсе Сәрәпәле ындыр табагы (агроном Мөнәвир Әхмәтҗанов) лаек дип табылды. "Нива" ҖЧШ (агроном Тәлгать Хәбибуллин) - II, "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе (агроном Николай Тугашев) III урында....
    503
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 07:43
    Зәйдә игелекле эшмәкәрләр шактый
    Зәйдә игелекле эшләр башында торучы эшмәкәрләр шактый. Шуларның берсе булган Айбулат Таҗиев Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында бер төркем физик мөмкинлекләре чикле балага акчалата ярдәм күрсәтте.
    424
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 06:13
    Зәйдә инвалидлар декадасына старт бирелде (фотолар)
    Зәйнең "Космос" яшьләр үзәгендә Халыкара инвалидлар декадасына старт бирелде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова декада кысаларында узачак чаралар турында бәян итте, үзешчәннәр, "Тату гаилә" коррекция бакчасына йөрүче балалар башкару осталыкларын күрсәтте. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.
    0
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 06:00
    Кыр эшләреннән соң үзенчәлекле бәйрәм
    Узган җомга зәйлеләр өчен истәлекле вакыйга булды - Зәй шәһәре сәхнәсендә популяр татар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов концерты узды. "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнәсендә ул моннан - 18, Сармашбаш стадионында исә 6 ел элек чыгыш ясаган булган. Салават үзенең әлеге 26нчы иҗат сезонында Зәйгә...
    561
    0
    0
  • 2 декабрь 2014 - 05:33
    Зәйдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне эшле итү игътибар үзәгендә
    Зәй мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак теркәлүчеләрнең 36сы, ягъни 12 проценты - физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр. Аларның хезмәт урыннары индивидуаль реабилитация программасына яраклаштырылган булырга тиеш. Районда нәкъ менә шундый эш урыннары булдырылу сәбәпле, узган ел белән чагыштырганда, быел физик мөмкинлеге чикләнгән эшсезләр саны 20 процентка кимеде. Ул физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр...
    546
    0
    0
Реклама